Реклама
Җәмгыять
Алыштырырга, кире кайтарырга мөмкин
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова товарны нинди очракларда алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга мөмкин булуы турындагы сорауларга җавап бирә.
(Тәтеш, 14 май, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).
– Чәч өчен фен сатып алдым, ләкин 10 көннән соң ул эшләми башлады. Кибеттә товарны кабул итмәделәр, аның эшләмәвендә үзең гаепле, һәм товарны алыштыру вакыты чыкты, диделәр. Мин сатып алынган товарны алыштыра яки акчаны кире кайтара аламмы?
Халидә М.
– Кулланучы, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, шул ук маркалы товарга, модельгә яки артикулга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Шулай ук сатып алучыга күрсәтелгән таләпләр җиткерелгәннән алып 7 көн эчендә товарын алыштырырга тиешләр. Сатучыларның гамәлләре законсыз. Кибет сыйфатсыз товарны алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга тиеш.
– Тузан суырткыч сатып алганда, миңа гарантия вакыты алты ай диделәр, ә техник паспортта җитештерүченең гарантия вакыты 12 ай итеп күрсәтелгән. Кайсысы дөрес?
Александр Т.
– Әгәр ул җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, сатучы товарга гарантия вакытын билгеләргә хокуклы. Моннан тыш, сатучы гарантия вакытын арттырырга гына хокуклы, әмма аны берничек тә киметә алмый. Гарантия вакыты дәвамында кулланучы товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, сатучының аны җайга салу өчен яки башка товарга алыштыру яисә акчаны кире кайтару хокукына исәп тота алачак. Төп шарт – кимчелекләр кулланучының гаебе белән барлыкка килмәскә тиеш.
Гарантия вакыты дәвамында кимчелекләр ачыклану сәбәпле бәхәсле хәл килеп чыккан очракта дәлилләү мәшәкатьләре – сатучыга, гарантия вакыты булмаган очракта кулланучыга төшә.
Шулай итеп, сатучының гамәлләре законсыз һәм кулланучыга, зарурилык килеп чыкканда, техник документларда билгеләнгән вакытка таянып эш итәргә кирәк.
– Кибеттә компьютер мышкасын 6 ай гарантия вакыты белән сатып алган идем. Мышка сафтан чыкты. Кибеттә аны җимереклеген төзәтү өчен ремонт ясатырга дип кабул итеп алдылар. Минеке ремонтта вакытта, миңа башка компьютер мышкасы бирергә тиеш иделәрме?
Максим В.
– Закон буенча сатучы беренче таләп буенча өч көн эчендә мәҗбүри рәвештә вакытлыча мышка бирергә тиеш. Кулланучыдан таләп язмача төрдә тапшырылган булу зарур. Сатучы үз теләге белән алыштырырга тәкъдим итмәгән дигән шикаятьләр нигезсез булып тора. Озак вакытлар кулланыла торган товарлар исемлеге бар, аңа товарны бушлай бирү турындагы таләп кагылмый – бу исемлектә мышка юк. Алыштырып бирү турындагы таләпне үтәмәгән өчен сатучыдан товар бәясеннән көненә 1 процент күләмендә килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә торган акчадан алып төп таләпне канәгатьләндерүгә кадәр (ремонт яки алыштыру турында) таләп итәргә мөмкин.
– Карават сатып алдым. Аны миңа китергәч, ул куела торган урынга сыймый булып чыкты. Мин караватны алыштыру өчен сатучы белән бер фикергә килеп сөйләшергә теләгән идем, ләкин ул кире какты. Җиһаз тиешенчә сыйфатлы, алмаштырылмый торган товарлар исемлегенә керми, диде.
Зинаида З.
– Алыштырылмый торган товарлар исемлегенә бары тик көнкүреш әһәмиятендәге җиһаз гарнитуралары гына керә, ә бер генә җиһаз булганда бу кагыйдә кагылмый. Шулай итеп, кулланучының тиешенчә сыйфаттагы караватны алыштыру өчен барлык хокуклары бар, әгәр җиһазның товар торышы, фабрика ярлыклары сакланган һәм аны алыштыру өчен ундүрт көнлек вакыты тәмамланмаган булса.
Кулланучыга товарны алыштыру таләбе белән сатучыга дәгъва юлларга киңәш ителә. Мөрәҗәгать иткән көнне моңа алмаш товар булмаган очракта, кулланучы сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучының таләпләрен ирекле рәвештә үтәмәгән очракта, аңа үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев