Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Аңа хөрмәтебез чиксез...»

Безнең редакциягә Бакырчы авылында яшәүче хезмәт ветераны Ибраһимов Дамир бабай хат юллап җибәргән.

— Хөрмәтле «Авангард» газетасы хезмәткәрләре, авыл хәбәрләре белән сезнең белән дә уртаклашасым килә. Миңа инде 81 яшь, әмма «Тәтеш таңнары» газетасыннан аерылмыйм, аны әле дә яздырам һәм яратып укыйм. Быел кар бигрәк күп ява. Кар көртләре картларга гына түгел, яшьләргә дә кайбер уңайсызлыклар тудыра. Безнең кебек өлкән кешеләргә дә кайвакыт кибетенә азык-төлеккә яисә почтага утына-газына түләргә барырга кирәк бит инде. Һәм шунысы игътибарга лаек, безнең авылда юллар бик чиста. Чөнки Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Илдар Мәхмүтгәрәй улы юлларның чисталыгы өчен җан атып йөри. Көн дә кар явуга карамастан, юллар эттерелгән, бөтен җир тәртиптә. Трактор чистартканнан соң, җитешсезлекләр калмаган микән дип, юлларны үзе карап-күзәтеп чыга. Без, өлкәннәр, аңа һәммәбез дә сау-сәламәт булып, озак эшләвен телибез. Аңа хөрмәтебез чиксез, — дип яза авылдашлары исеменнән Дамир Галимҗан улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев