Андрей Никоноров: “Минем өчен хезмәтем мөһим һәм кызыклы”
10 ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне.
Участковыйның, ягъни Андрей Никоноровның эш көне ничек узуын без үз күзләребез белән күрергә булдык Участковыйның көне гадәттә полиция бүлегендәге җыелыштан башлана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендәге участок полициясе уполномоченныйлары һәм балигълык яшендә булмаучыларны күзәтү бүлеге начальнигы Илшат Ногуманов үз карамагындагыларга бурычлар куя, йөкләмәләр бирә.
Участковыйлар, үз чиратында, үзләренә ышанып тапшырылган участоклардагы оператив хәл турында хәбәр итә.
Маршрут буенча барыр өчен машинага утырырга өлгермибез, участковый хезмәткәре янына үтеп баручы, өлкән яшьтәге ир-ат килә, исәнләшә һәм, бераз читкә алып китеп, аның белән нәрсәдер турында сөйләшә.
– Улы турында сөйли. Улының проблемалары бар иде, – дип уртаклаша Андрей Анатольевич. – Әгәр кайда да булса очрашсак, Коля абый (исеме үзгәртелде. – Автор искәрмәсе) шәхси сораулары белән һәрчак яныма килә, ул ярдәм сорамый, аны бары тик тыңларга гына кирәк.
Полиция лейтенанты Андрей Никоноров полициянең участок уполномоченные вазифасында өч елдан бирле эшли, шулай да шушы вакыт эчендә гражданнарның ышанычын яулый алган. Ә бу полиция хезмәткәрләренең эшендә иң мөһиме. Участковый территориядә нәрсә булганлыгын һәрчак белеп тора, законсыз гамәлне туктатуда һәм кисәтүдә нинди гамәлләр башкарырга яки тиз арада җинаять ачуда ярдәм итәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белә. Андрей Никоноров үзенең авыр һәм кайвакытларда куркыныч та булган хезмәте өчен ТР Эчке эшләр министрының Рәхмәте белән бүләкләнгән.
– Коля абый, алдакчылар турында язган мәгълүматларны алыгыз әле, – дип пенсионерга белешмәлек суза участковый.
– Һәр көнне диярлек шалтыраталар. Йә банктан, йә полициядән. Ә мин шунда ук: “Тикшерү комитеты тыңлый!” – дип әйтәм, – дип көлә ир-ат.
Полиция лейтенанты саклану чаралары буенча эш үткәрә, әмма ведомство карамагындагы территориядә яшәүчеләрнең дә алдакчылар тозагына эләгү очраклары булган.
– Минем карамактагы 3 нче санлы административ участокка Төньяк микрорайон, Людоговка территориясе керә. Участокны тыныч дип әйтергә була. Көнкүрештәге ыгы-зыгылар, гаилә низаглары булгалый, әлбәттә. Күптән түгел бер гаиләгә таныш кыз кунакка килгән. Эчкәннәр. Кыз хуҗа белән талашкан һәм полициягә шалтыраткан. Аның әйтүенчә, ир-ат үтерү белән янаган. Хуҗалар кире кагалар, шаһитләр юк. Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, күп очракта шундый хәлләр килеп чыга. Кайчакларда ир белән хатын талаша, ләкин эш гариза язуга кадәр барып җитми. Күңелләрендә булганнарны әйтәләр дә, бер-берләрен гафу итәләр. Әгәр вакытында игътибар итмәсәң, кечкенә генә көнкүреш җинаятьчелеге дә авыр җинаятькә кадәр барып җитәргә мөмкин, – дип сөйли Андрей Анатольевич. – Нигездә, еш кына шул бер үк кешеләр шалтыраталар һәм зарланалар. Яшерен шалтыратучылар исемнәрен әйтергә теләмиләр, ә чаралар күрүне үтенәләр. Участокта еш кына җинаять кодексының иң киң таралган маддәсе – караклык буенча хокук бозулар. Шәһәрдәге супермаркетларда вак урлашулар гамәле күзәтелә. Товарны кем урлавын видеокүзәтү камерасындагы язмалар буенча ачыклыйбыз.
Участок полицейские, дәгъвалар буенча барудан тыш, төрле хокук саклау структураларыннан запросларга җавап бирә. Шәһәрдә чаралар узганда, участковыйлар да анда катнаша, тәртипне саклый, хезмәттәшләре белән бергә урамнарда патрульлек итә. “Проблемалы контингент” ул – элек хөкем ителүчеләр, сынау вакыты белән шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, хөкем карарын кичектерү белән хөкем ителүчеләр, участок хезмәткәре шулай ук алар белән дә эш алып бара. Билгеле бер график буенча төнлә суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрнең ничек үтәлүен тикшерәләр. Мигрантлар – шулай ук участковыйларның игътибарында.
– Чит ил гражданнарының барысы да яшәү урыны буенча теркәлгән. Минем участокта миграция законын бозучылар юк, – дип белдерә участковый.
Әңгәмә барышында шәхси тормыш турында сөйләшергә дә өлгерәбез. Андрей Никоноров тумышы белән Бессоноводан, җирле мәктәп оптимальләштерелгәннән соң, 11 нче сыйныфка инде Олы Тархан мәктәбенә киткән, аның әнисе анда бүгенге көндә дә укытучы булып эшли. Аннары Ульяновскида аграр университет тәмамлаган, әмма белгечлеге буенча озак эшләмәгән – армиягә алганнар, ә аннан инде полициягә эшкә урнашырга дигән ныклы ышаныч белән кайткан. Хыялы чынга ашкан. Үзенең мәхәббәтен – тормыш парын да биредә, полициядә очраткан. Ольга да шулай ук хокук саклау органнарында хезмәт куя, хәзерге вакытта декрет ялында. Шуңа да ир белән хатынга, хезмәттәшләр буларак та, өйдә сөйләшер, фикер алышыр нәрсәләр бар.
– Минем өчен хезмәтем җиңелләрдән булмаса да, ул мөһим һәм кызыклы. Эшем миңа ошый, – ди ышанычлы итеп Андрей Анатольевич. – Һәм, иң мөһиме, коллектив әйбәт, бердәм. Бездә үзара аңлашу бар, авыр хәлләрдә хезмәттәшләр ярдәмгә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев