Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әниемнең әнисе”

“Авангард” газетасы редакциясенә Валерия Пелькинадан хат килде. Ул анда үзенең әбисе ­турында язган.

(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Әниемнең әнисе Кадышта яши. Авылда кеше аз калды, шуңа да барысы да бер-берсен беләләр. Алар зур йортта бабай, абый һәм карт әби белән бергә яшиләр. Әбиемнең исеме – Мария Ивановна. Ул кыска буйлы, чәче кистерелгән, бик матур һәм бер генә дә әбигә охшамаган, яшь күренә. Бик мәрхәмәтле һәм мине беркайчан да орышмый. Әбием янында мин кечкенә чактан ук кала идем. Ул мине пешерергә, җыештырырга, кер юарга өйрәтте. Һәм хәзер, мин аларга баргач, без аның белән бергәләп эшлибез. Әби бик тәмле итеп пешерә, аеруча да пироглары телне йотарлык була, без зур өстәл янына бергәләп җыелгач, ул пәрәмәч һәм үзенчәлекле итеп әзерләгән бәрәңгесе белән сыйлый. Тормышында булган күңелле хәлләр хакында сөйли, бу миңа бик ошый. Каникуллар башлангач ук мин әбием янына барам. 

Ул беркайчан да эшсез утырмый, һәрчак эшли, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Без аның белән җиләк, гөмбә җыярга барабыз, кич белән саф һава суларга чыгабыз, шулай ук сканвордлар чишәбез. Тәртиптә тоту өчен әле тагын йорт хуҗалыгы да бар. Мөмкинлек булганда мин аңа ярдәм итәргә тырышам.

Реклама

Әбием баллы ризыкларны бик ярата, шуңа да аңа кайчан гына барсаң да, өстәленә һәрчак конфетлар куелган була. Ул бик кунакчыл, кешеләргә һәрвакытта ярдәм итәргә әзер. Әбиемне нигә шулкадәр яратаммы? Җавабы гади. Әбием мине ярата һәм һәр нәрсәдә мине хуплый.      

фото: ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев