Аның максаты – Паралимпия хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итү
Тәтештә туып-үскән эшкуар Фиргать Җиһаншин Татарстан Республикасының пуля белән һәм стендка ату буенча параспорт Федерациясе вице-президенты итеп сайланды.
Карар 2020 елның 26 сентябрендә Федерация конференциясендә бердәм рәвештә кабул ителде, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”на ТРның пуля белән һәм стендка ату Федерациясенең матбугат хезмәте. Яңа вице-президентның җаваплылык зонасы параспорт юнәлешен үстерү буенча мәсьәләләрне күз уңында тота. “Атлетчыларны үстерү һәм аларга ярдәм итүдә катнашу теләге якташым, Россиянең иң титуллы пара-мәргәнчеләренең берсе Александр Сахарнов ярдәмендә барлыкка килде, – ди Фиргать Җиһаншин. – Без параспортның ату юнәлешен үстерүдә 2 ел дәвамында булышлык күрсәтәбез һәм беренче нәтиҗәләрне инде күрәбез. Августта ТРның пуля белән һәм стендка ату Федерациясе берлегендә тарихта беренче тапкыр Россия Чемпионатын уздырдык. Паралимпия уеннарына озак калмавына, Татарстан Республикасы спортчыларының Россия өчен алтын яулап алуына ышанам”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев