Реклама
Җәмгыять
Артиллерияче булган
Тәтешле Владимир Фролагин редакциябезгә калын тышлыклы зур альбом алып килде.
(Тәтеш, 17 январь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).
Калын дембель альбомында исәпсез-хисапсыз фотосурәтләр ябыштырылган, анда шәһәр егетенең чын ир-егеткә әверелү тарихын башыннан ахырына кадәр күзәтеп чыгарга була, шулай ук анда хәрби часть, армия дуслары турындагы истәлекләр саклана.
– Тормыш юлыбызны кайчакларда бормаланып, каршылыкларны җиңә-җиңә, кыяларга бәрелә-сугыла шаулаучы, тигезлектә тын гына агучы елганың башлангыч урыны белән чагыштырырга була, һәм, ниһаять, менә ул – киңлек. Гомер киңлеге олыгаю белән аңлатыла. Үзеңнең үткәндә калган тормышыңның күренешен торган саен ешрак уйлыйсың һәм иң баштан алып хәзерге вакытка кадәрге барлык нәрсәләргә бәя бирәсең, – дип сөйли Владимир Александрович. – Ныгып җитмәгән малайларның ничек итеп чын ир-егетләргә әверелүе турында тулы бер роман язарга була. Менә минем дә газета укучылар белән үткәндә калган ике ел солдат тормышында үз башымнан ниләр кичерүем хакында уртаклашасым килә.
Безнең миномет иң куәтлесе иде
1970 елда Тбилисига барып җиткәч, безне төрле гаскәрләргә бүлделәр. Беренче миномет батареясенең артиллериягә өйрәтү полкына эләктем. Безнең взводка “уңыш” елмайды, чөнки безнең миномет иң куәтлесе иде. Аның бер минасы гына да бер капчык шикәр комы кадәр – 40 кило иде. Аны беренче тапкыр күргәч, ут нокталары буйлап үзебез белән бу зур әйберне ничек итеп сөйрәп йөртербез дип уйладык. Расчетта тугыз курсант идек, һәм без аны ян-якларыннан тотып, көч-хәлгә хәрби әзерлеккә алып бардык. Без инде Ватанга тугры булуга ант бирдек, “Барлык авырлыкларны һәм хәрби хезмәтне намуслы үтәргә” уставы буенча бар көчебезгә тырыштык һәм өйрәнүләр тәмамланганда барлык нормативларны кыю рәвештә башкардык.
Взвод командиры минем педучилищены тәмамлавымны шәхси эшемнән белгәнлектән, миңа дәресләргә конспектлар язуны ышанып тапшырды, мин иң азакка кадәр шуның белән шөгыльләндем. Бәлки, шул, ә бәлки, математиканы яхшы белүем артиллерия фәнен танып белүдә миңа ярдәм итте. Без өйрәнүләрне тәмамлап һәм сержант исемен алып, Кавказ аръягының Кызыл Байраклы хәрби округы частьләре буйлап таралыштык.
Хезмәт безне берләштерде
Кировакан шәһәре начар һава торышы белән каршылады: яңгыр сибәләп тора иде, салкын, әйтерсең лә мин җылы мичтән суыкка сикердем. Мине һәм Буадан Рәшит Сөнгатуллинны миномет дивизионында көтеп торалар иде.
Мин ату взводының икенче расчет командиры вазифасын алгач, кул астында эшләүчеләр булмавына гаҗәпләндем. Безнең дивизия кадрлаштырылган булып чыкты һәм взводымның исәбе өйрәнүләрдәге расчетка тигезләште. Кече командир булу, әле тагын яшь килеш, җиңелләрдән түгел. Мин беренче көннән үк тулы бер взвод белән командалык итә башладым. Взвод командиры урынбасарының турыдан-туры күзәтүе астында мин көн тәртибе нигезендә кул астындагылар белән башыннан ахырынача шөгыльләндем. Армия безне нык итеп берләштерде, чөнки һәркем үзе һәм башка егет өчен дә эшләде. Сержант составы гаиләсенә безне, яңа килгән кече командирларны, үзенә бер төрле гадәт буенча кабул иттеләр. Батареянең старшинасы барлык яшь килүчеләрне каптеркага җыйды һәм бер-береңә таянырга, барыбыз да бергә булырга, хезмәт буенча өлкән иптәшләрне хөрмәт итәргә, хәрби хезмәт Уставы таләпләрен, командирларның боерыкларын тайпылышсыз үтәргә дигән үгет-нәсихәтен бирде. Беренче оклад алган көнне безне тантаналы рәвештә кабат каптеркага чакырдылар, анда старшина беренче алган акча уртак булачагын, вазифаны “юарга” тотылачагын әйтте. Без карышмадык һәм шуннан соң, үзебезнең 100 граммны “капкач”, йокларга яттык. Шушы вакыттан без сержант гаиләсенең тулы хокуклы әгъзаларына әйләндек.
Утлы взводларның төп бурычы бер – минометтан яхшы итеп атарга өйрәнү. Ату Октемберянский полигонында язын һәм көзен уздырылды, без анда палаткаларда яшәдек. Төркиядә гади кешеләрнең ничек яшәвен без бинокльдән кызыксынып күзәттек, кар белән капланган Арарат тавының түбәсе ерактан кояш яктысында илаһи матур балкып торды. Биредә, ату урынында, ракетчылар, гаубитчылар, минометчылар очрадылар. Без бер-беребезне танып белдек, дуслаштык, без төрле милләттәге, диндәге кешеләр иксез-чиксез Ватанның төрле почмакларыннан хезмәт итәргә килүчеләр идек.
Кавказдан һәм кавказга хатлар йөреп торды
Хезмәт итүе кыен булмады. Мин үз вазифама торган саен тирәнтен төшендем. Ярты ел бик тиз узып китте, моңа “Юг” өйрәнүләрендә катнашу да йогынты ясады. Һәм мин инде взвод командиры урынбасары булдым, моның белән беррәттән шәхси состав һәм үзем өчен җаваплылык өстәлде. Хезмәт иткән ике ел эчендә кызыклы хәлләр күп булды, ләкин аеруча да үзенчәлеклесе мәңгегә истә калды. Чираттагы ату вакытында миңа өлкән офицер өчен эшләп торырга тәкъдим иттеләр, мин анда тиешле урынга төз ату буенча миномет утларына төзәтмәләр кертеп тордым. Минем эшчәнлекне караган вакытта ракета һәм артиллерия гаскәрләре начальнигы миңа кече ватанга кайту белән отпуск игълан итте. Ул бәйрәмгә туры килде: бөтен ил Бөек Октябрь революциясе көнен бәйрәм иткән чак иде һәм миңа педагогия училищесының тантаналы җыелышында катнашу насыйп булды. Актлар залында студентлар һәм укытучылар күп иде, ләкин алар арасында хәрби кием мине аерып торды. Һәм мин абруйлы училищебыз сәхнәсе президиумыннан чараны күзәттем, ә күзләрем мине көткән кешегә яратып, назлы итеп карадылар. Алга китеп шунысын әйтәм, әлеге кыз мине көтеп алды һәм кайтканнан соң, җиденче көнне, без туй уздырдык. Миңа калса, без аерылмадык та кебек, чөнки Кавказдан һәм Кавказга көн саен хатлар йөреп торды.
Бәхет күлмәге киеп туучылар
Икенче елымны хезмәт иткәндә минем барысы да уңышлы барды кебек: артиллерия коралын инде “күзне йомып” белдем, минем карамактагылар белән барысы да тәртиптә иде, командирлар арасында яхшылар исәбендә булдым. Ниндидер яңалыкны күрәсе килде һәм, чираттагы өйрәнүләр өчен безнең егетләрне җыйганда, мин әлеге чарага алып баруны үтендем. Атыш вакытында тиешле ноктада басып тору һәм чит-ят затларны полигонга кертмәү катлаулы булмады. Ләкин хәлләр шулай килеп чыкты, нәкъ тә шушы постта мин 1972 елның 16 маенда икенче тапкыр дөньяга тудым.
Безнең артта БТРларга пехоталар колоннасы тора иде, һәм шул вакытта артиллерия атарга тиеш булганлыктан, аларны юлдан ышык урынга күчерергә дип, НПдан боерык бирделәр. Мин басарга өлгермәдем, шул чакта батарея берьюлы өч гаубицадан атып җибәрде, бу мизгелдә калак сөяге арасында барлыкка килгән салкынлыкны, янәшәдә снарядлар ыргылганда кешеләрдә барлыкка килүче күңелсез кичерешләрне хәзер дә әле тоям. Беренчесе пехота янына төште, икенчесе постка якынрак, ә өченчесе безнеке булыр иде, әмма тау итәгенә барып кадалды. Пехотада үлемнәр дә булды, ә рядовой Еналиев белән без “бәхет күлмәге киеп туган булып чыктык”, ләкин без эфирда ямьсез сүзләр әйткән һәм окопта түгел, ә аның кырыенда булган өчен, 15 тәүлек “губа”га эләктек.
Соңрак Ленинаканга командировкага бардык, бу мине гадәти солдат тормышының агымына кайтарды һәм гражданкага киткәнчегә кадәрге соңгы атышлар бик яхшы узды.
Элек хезмәт итүчеләр сөйләгәннәрдән мин инде дивизионга чын артиллерияче булуны ничек дәлилләргә икәнлеген белдем. Соңгы минаны аткан вакытта терәк плитәсенә утырдым, аякларым белән стволны уратып алдым, ә кулларым белән атып җибәрү җайланмасын тарттым. Хәзер генә мин ахмаклык эшләвемне аңлыйм, ләкин ул чакта малайларча масаючанлык куркуны да, хәрби исемне дә, вазифаны да җиңгән.
...Мин 1972 елның 17 ноябрендә Совет Армиясе сафларында ике ел хезмәт итеп кайтып, хәрби комиссариат ишеге төбендә басып тора идем. Ә бер көннән инде мин мәктәптә балалар укыта башладым, ә бер атнадан үземнең Надюшам белән ЗАГСта идем инде.
фотоны Владимир Фролаги тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев