Реклама
Җәмгыять
Ата-бабалар телен саклап калу
Редакциядә без Тәтеш районының чуваш милли автономиясе җитәкчесе Володар Тимофеев белән әңгәмә кордык.
(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Володар Аркадьевич, оешманың тарихы турында сөйләгез әле.
– Чуваш милли-мәдәни үзәге узган йөз еллыкның 90нчы еллар азагында оешты. Беренче рәисе Николай Петрович Солодовников иде, ул эшләгән вакытта Совет төзелде. Аннары Владимир Петрович Вериялов җитәкчелек итте. Ул чакта мин үзәкнең Совет составында идем, булдыра алганча ярдәм иттем, һәм 2013 елда отчет-сайлау конференциясендә җитәкче итеп мине сайлап куйдылар. Быел безнең оешма Тәтеш районының чуваш милли автономиясе дигән исемне алды, хәзер без юридик зат буларак чыгыш ясыйбыз. Тиздән отчет-сайлау конференциясе планлаштырыла, яңа совет сайлаячакбыз.
– Чуваш теленә мөнәсәбәтләр үзгәрәме?
– Хәзерге вакытта районда 5 меңгә якын чуваш яши, бу халыкның гомуми исәбенең чама белән 17-18 проценты. Соңгы елларда балаларның туган телне оныта башлауларын билгеләп үтәсе килә. Димәк, әлеге юнәлештә тагын да аерым эшләргә кирәк. Ата-бабалар телен без сакларга тиеш.
– Сезнең үзәккә ничек итеп кушылырга була?
– Теләге булган һәркем ирекле рәвештә гариза яза ала, без аны карыйбыз һәм карар кабул итәбез. Кеше безнең автономиянең тулы хокуклы әгъзасына әйләнәчәк, үз халкының киләчәге, гореф-гадәтләрне саклауга йогынты ясау өчен җаваплылыкны тоячак. Сафларыбызга яшьләрне күбрәк җәлеп итү – безнең алда торган бурыч.
– Автономия нәрсә белән шөгыльләнә?
– Мәктәптәге чуваш балалары туган телләрен укысын өчен мәгариф бүлеге белән берлектә эшлибез, бу райондагы җиде мәктәптә тормышка ашырыла. Шәһәрдәге 1нче мәктәптә балаларны чуваш теленә өйрәтү буенча бүлек ачылды. Узган елны 4 бала иде, алар хәзер икенче сыйныфта, быел беренче сыйныфка 3 бала җыйдык. Алар чуваш телендә инде яхшы сөйләшәләр. Чуваш мәдәниятен, йолаларын киң җәелдерү белән шөгыльләнәбез, Саварни, ягъни Май чабу, Чуклеме бәйрәмнәре үткәрәбез, алар инде бишенче тапкыр уздырылды һәм республика дәрәҗәсенә чыкты диярлек. Бәйрәм чараларының барысында да чуваш милли ризыклары тәкъдим ителде. Иҗат коллективлары үсеш ала, бездә 8 ансамбль бар, берсе быел халык исемен алды. Чувашиядән артистлар чакырабыз, безнең иҗат коллективлары район чикләреннән ары да чыгыш ясыйлар.
– Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
– Иван Яковлевич Яковлевның кече ватаны Кошки-Новотимбаево авылында парк булдыру – минем күптәнге хыялым. Без төп эшне инде башкардык, теләге булган һәркем игелекле эшкә үзеннән өлеш кертте. Әле тагын чуваш ихатасын төзекләндерергә кирәк, ул чуваш тормышы-көнкүрешенең үзенә бер төрле этномәдәни музей комплексы булачак. Иван Яковлевның туган көне уңаеннан 175 еллык юбилеен бәйрәм итү буенча алда зур эшләр тора, югары дәрәҗәдә әзерләнергә һәм аны яхшы итеп үткәрергә кирәк.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев