Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Атна башында республикада яңгыр, яшен һәм +30 градус җылылык көтелә

Татарстанда кабат алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.

Бүген, 10 июньдә, Татарстанда кабат алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +10..+15 градус була, ә көндез +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-basynda-tatarstanda-yangyr-ham-yasen-kotela-5888905

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев