Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авангард” газетасы редакциясендә волонтерлар белән туры эфир узды

Тәтеш районы волонтерлары госпитальләргә һәм МХОда катнашучыларга ярдәм итә.

“Все СВОи” марафоны кысаларында “Авангард” газетасы редакциясендә волонтерлар белән туры эфир узды.

Интернеттагы социаль чел­тәрдәге безнең төркемдә  “Мах­сус хәрби операциягә ярдәм. Көмеш волонтерлар” волонтер­лар хәрәкәте җитәкчесе, моби­лизацияләнгән егетләрнең әниләренә ярдәм итү төркеме җитәкчесе, махсус хәрби опера­циядә катнашучының әнисе Маргарита Адайкина, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре Полина Слугина һәм Елена Горбунова хәйрия эшчәнлеге турында сөйләделәр.

– Безнең волонтерлык хә­рәкә­тенә бер ел диярлек. Елена Горбунованың кызы Ольга Стеценко безнең хәрәкәтнең кураторы булды. Бу вакыт дәвамында ул безгә киңәш һәм эш белән дә ярдәм итте. Ул Казанда яши, гуманитар ярдәм кабул итү пунктларында эшли. Бер ел элек Елена Егоровна кызына яшеренү челтәрләре үрү өчен ак капрон тукыма җыярга ярдәм итүебезне сорады. Без шулкадәр күп тукыма алып кайттык, Ольга хәтта: “Әйдәгез, Тәтешкә кадәр үрик”, – диде. Ул вакытта без ярдәм сорап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаевага мөрәҗәгать иттек. Ул безнең идеяне хуплады. Володар Тимофеев ярдәмендә терәк куйдылар, һәм эш башланып китте.

Балаларыбыз исән-сау кайтсын өчен, без яшеренү челтәрләренең һәрберсен изге дога белән үрдек. Безнең челтәрләр – саклагычлар. Бүгенге көнгә без инде 58 челтәр үрдек, – дип сөйли Маргарита Анатольевна. – Без ике юнәлештә эшлибез: беренчесе – госпитальләргә ярдәм итү, икенчесе – хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребезгә булышу.

Гуманитар ярдәм үзәге район мәдәният йортында 9 нчы һәм 10 нчы бүлмәләрдә урнашкан. Безгә район мәдәният йорты коллективы һәм шәхсән директор Елена Иванова зур ярдәм күрсәтә. Волонтерлар хәрәкәте сафлары тулылана, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр арта бара.
Носкилар, өйдә әзерләнгән ризыклар, тукыма һәм урын-җир әйберләре (алардан без хастаханәдә ятучы солдатларга эчке кием тегәбез) алып киләләр. Изге эшкә мәктәп укучылары һәм студентлар да кушыла. Техникум эчке кием тегәчәк, аларның тегү машиналары бар. 

Шәһәр кешеләре Полина Слугина белән Нина Алюкина окоп шәмнәре ясыйлар.

– Элек шәмнәрне без шәхси фатирда ясый идек. Күптән түгел “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге җи­тәкчесе Александр Янышев безгә урын бирде. Без анда мәктәп укучылары, студентлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре белән эшлибез. Безгә балавыз, парафин, бушаган борчак, кукуруз банкалары һәм, әлбәттә, ярдәм итәргә әзер булучы буш куллар кирәк. Рәхим итеп безгә кушылыгыз! – дип мөрәҗәгать итә район халкына Полина Слугина.

Волонтерлар әйтүенчә, әлеге изге эштә район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма коллективлары, мәгариф учреж­дение­ләре, руханилар да ярдәм итә икән.

– Авыл халкы еш кына яр­дәм күрсәтергә тели, әмма кай­вакыт аны Тәтешкә китереп бирә алмыйлар. Бу мәсь­әләдә авыл җирлеклә­ре башлыкларының ярдәме кирәк. Мобилизацияләнгән солдатларның әниләре эшкә актив кушылды. Алар балаларының нәрсәгә мохтаҗ икәнен яхшы белә. Хатын-кызлар җәрәхәтләрне төзәтә торган мазьларның беренче партиясен китерделәр инде. Күптән түгел безгә бер карт кеше килде. “Бу безнең малайларга. Мин үзем сугышта булдым” дигән сүзләр белән ике консерва, конфет һәм печенье сузды, – дип дәвам итә Маргарита Анатольевна. – Җәй тәмамланды, ә без ял итмәдек. Җиләк-җимеш, гөлҗимеш, яшел тәмләткечләр киптердек. Боларның барысын да ир-егетләребезгә җибәрәбез. 

Туры эфир ахырында Маргарита Адайкина махсус хәрби операциядә катнашучының хатын укыды: “...Безгә авыр булганда, фәрештәләр, сез килдегез һәм бу катлау­лы юлга барырга җиңелрәк булып китте. Белегез, сез эшләгән бар нәрсә дә – юкка түгел. Без мондый ярдәмне  беркайчан да онытмаячакбыз. Сез – ышанычлы тыл, без сезне авыр хәлдә ­калдырмаячакбыз…”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев