Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы белгечләре, бухгалтерлар, табиблар кирәк

Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 мартына безнең районда эшче көчләр саны 10 800 кешене тәшкил иткән.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 мартына безнең районда эшче көчләр саны 10 800 кешене тәшкил иткән.

– Агымдагы елның беренче мартына төрле мәсьәләләр буенча безгә 19 кеше мөрәҗәгать итте, – дип белдерә халыкның мәшгульлек үзәге начальнигы Сергей Цветков. – Бездә 50 кеше исәптә тора, 9 кеше эш белән тәэмин ителде, 23 кеше эшсез буларак теркәлүдә тора, узган елның шушы вакытына 71 кеше теркәлгән булган. Башка күрсәткечләр дә яхшырды: теркәлгән эшсезләрнең исәбе, үз теләкләре белән эштән китүчеләрнең саны кимеде.

Шул ук вакытта хезмәттән азат ителү белән бәйле, эштән киткән, пенсия алды яшендәге, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле эшсезләр составындагы гражданнарның исәбе артты. Эшче көчләргә кытлыкны 55 вакансия һәм 76 эш урыны тәшкил иткән. 

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: болар – бухгалтерлар, тегүчеләр, тракторчылар, табиблар, машина белән сыер саву операторлары, шоферлар, ветеринария ­табиблары, терлекчеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев