Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылдашларына үрнәк

Кошки-Новотимбаевода яшәүче Алек­сандр Пыркинга 90 яшь тулды.

(Тәтеш, 8 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Олы яшьтә булса да ул күтәренке рухта, көч-кодрәтле, актив һәм тормышны ярата. Балалары гына түгел, аңардан оныклары һәм онык­чыклары да үрнәк ала. Александр Сергеевич сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм хезмәтне ярату озак яшәүнең иң яхшы рецепты дип саный. Үрнәк итеп куярлык хуҗалык алып баруына яшьләр дә көнләшерлек. Аның көчле, та­ләпчән холкы­­ һәм шул ук­ вакытта ке­ше­­ләргә карата сакчыл, игъ­тибарлы мөнәсәбәте – сугыш елларының тәэсире. “Туган авылым Хулаштан Кошки-Новотимбаевога яланаяк йөрдем, гаилә шулкадәрле фәкыйрь яшәде, аякка да кияргә булмады. Яшүсмер вакытта нәрсәләр белән генә шөгыльләнергә туры килмәде – сөрдем дә, чәчтем дә, су да ташыдым, атлар да карадым. Ике кыз туганым кечерәк иде һәм могҗизалы рәвештә исән калдылар – чак кына ачлыктан үлмәделәр, – дип искә төшерә ветеран. – Сугыш чоры балалары өстәлендә булырга тиешле икмәк солдатларны тукландырды, аларны Бөек Җиңүгә алып барды”.  

Александр Сергеевичның бүләкләре арасында “Фидакарь хезмәте өчен. В. И. Ленинның 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтү” һәм “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре бар. Яшәлгән еллары – Александр Сергеевичның чын байлыгы. Өч бала тәрбияләп үстерә, якташларының хөрмәтен яулый, якыннарының яратуын һәм кайгыртуын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев