Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылдашының акчасын урлаган

Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, Тәтеш районы халкы алдакчыларның мәкерле хәйләсенә эләгүен дәвам итә.

Россия Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре мәгъ­лүматлары буенча, аларга Бессоново кешесе 2023 елның 14 октябреннән 2024 елның 12 августына кадәр аның банк счетыннан мобиль банк ярдәмендә акчасын урлаган авылдашын җинаять  җаваплылыгына тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Китерелгән матди зыян  1 072 640 сумны тәшкил итә.

Интернет аркылы крип­товалюта майнингы өчен аппаратлар сатып алырга ниятләгән Тәтеш кешесе дә алдакчылар ятьмәсенә эләккән. Ул полиция хезмәткәрләренә әлеге әйберләрне сатып алырга теләгән та­ныш булмаган затны җи­наять җаваплылыгына тар­ту турындагы гариза бе­лән мөрәҗәгать иткән. Ап­паратларны сату турындагы мәгълүматны ул белдерүләр сайтында тапкан, “сатучыга” 640 мең сум акча күчергән, ләкин шулай да товарны ала алмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев