Авыруларны өйдә карарга өйрәтәчәкләр
“Тәтеш балкышы” үзәгендә тернәкләндерү мәктәбе эшли.
(Тәтеш, 19 август, “Тәтеш таңнары”). Узган ел эчендә 26 дәрес үткәрелгән. Тәтеш районындагы 23 кешегә вакытлыча файдалануга тернәкләндерү өчен техник әйбер (тотынып йөрү җайланмасы, култык таяклары, кресло-коляскалар) бирелгән. 2020 елда алты дәрес уздырылган, биш тернәкләндерү өчен техник әйбер бирелгән.
Мәктәптә уку курслары узып, өй шартларында авыруларны дөрес карарга, гомуми карау тәртибен белергә, сәламәтлек торышы үзгәрешләре артыннан тикшерү ысулларын; өзлегүләрне, авыруның дөрес итеп урынын алмаштыруын профилактикалауны; авыру кешедә һәм аның гаилә әгъзаларында килеп чыгарга мөмкин булган депрессияле хәлләрне җайга салу алымнарын өйрәнергә була. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала, белешмә өчен телефон: 2-63-13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев