Реклама
Җәмгыять
Ахирәтләр гел бергә
Киртәледә яшәүче Раиса Врясова хатында язган сүзләрдән бары тик журналистларга гына түгел, шулай ук газета укучылар күңеленә дә җылылык өстәлер дип өметләнәбез.
(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”).
“Киртәле кебек шундый кечкенә авылда һәр кешенең тормышы күз алдында. Хәтта кемнең төшке ашка нәрсә пешереп ашаганы, кемнең нәрсә белән шөгыльләнүе, бигрәк тә – кайсы йортта шатлык, кайсысында – борчу-хәсрәт барлыгы билгеле...
Якын көннәрдә Мария Вишнякова һәм Тамара Гришковаларның йортларында шатлык булачак. Авылның гади эшчәннәре үзләренең 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк, – дип яза Раиса Врясова. – Алар бер-берсен тәбрик итәчәкләр, алар ничәмә-ничә еллардан бирле бер авылда яшиләр, аларның яшьлек еллары шушында үтте. Һәм шушы вакыт эчендә ахирәтләр гел бергә булдылар. Ундүрт яшьтән алып пенсиягә чыкканчыга кадәр сыер савучы булып эшләделәр, аларның балалары да бергә үсте.
Ни аяныч, алар хәзер шулай ук бергә тол да калдылар, әмма аларны уллары, кызлары, кияүләре һәм киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары үзләренең кайгыртучанлыклары, игътибарлы булулары белән җылыталар. Әлеге көчле ихтыярлы хатын-кызлар тормыш авырлыкларына зарланмыйлар, Мария Александровна белән Тамара Васильевна музыка тыңларга һәм җырларга яраталар. Ике тавышны бер итеп җырлап җибәрсәләр, әйтерсең лә бөтен тормышларын алар яңадан кичергәндәй тоела!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев