Реклама
Җәмгыять
Байрашта “Яшә, минем Татарстан гасырларда!” дигән концерт программасы оештырдылар
30 август - Татарстан Республикасы көне.
(Тәтеш, 29 август, «Тәтеш таңнары»). 28 августта Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган “Яшә, минем Татарстан гасырларда!” дигән концерт программасы оештырдылар.
Кичәне авыл җирлеге башлыгы Әсхать Минзаһит улы Гобәев ачып җибәрде, ул авыл халкын бәйрәм белән котлады, Республиканың чәчәк атуын һәм баш өстендә тыныч күк булуын теләде.
Программада Ватаныбызны данлап җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Алып баручы Республиканың шәһәрләре һәм күп милләтле халкы турында сөйләде, тамашачылар белән бергә Татарстанның дәүләт символикасы искә алынды. Аны Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев