Бәла-каза булмасын өчен
Салкыннар башлану һәм мичләргә ягар вакыт җитү белән янгыннар чыгуның исәбе арта.

– Янгын еш кына электр белән җылыту җайланмаларының һәм мичнең төзексезлеге яки аларны куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга, – дип белдерә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хезмәткәрләре. – Биналарны җылыту өчен электр җылыткыч приборларын, шул исәптән кулдан җитештерелгән җылыткычларны куллану, еш кына электр челтәрләренең артык йөкләнешенә һәм аларның өслеге кызып китүгә китерә, шуннан соң электр үткәргечләрдә ут-күз чыга.
Әгәр дә сез электр җылыткычы кулланасыз икән, аны урнаштыру, файдалану кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш: фәкать заводта эшләп чыгарылган электр җылыткычларын гына кулланырга ярый; аларны ягулык материаллары белән томаларга, алар өстендә яки астында керләр киптерергә; аларны янучан әйберләр һәм материаллар янына урнаштырырга рөхсәт ителми.
Кабызылган приборларны һәрдаим тикшереп тору зарур, өйдән чыгып киткәндә аларны сүндерергә кирәк, электр җылыткычларының энергияне күп сарыф итүен һәм йорттагы электр челтәренә зур йөкләнеш ясавын истә тотарга кирәк.
– Әгәр дә изоляциядә янган ис барлыкка килсә һәм электр чыбыклары, розеткалар, аларның өсте нык кызса, электр счетчигындагы саклагычлар даими рәвештә янып чыкса яки сүнсә – бу йорттагы электр челтәрендә артык йөкләнеш бар һәм электр җылыткычны куллану куркыныч дигәнне аңлата, – дип кисәтә Тәтеш халкын дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре. – Исегездә тотыгыз, мичләрне куллану нормаларын, кагыйдәләрен бозу кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Чистартылмаган төтен юллыклары, мич алдында махсус калай булмау, мичнең штукатуркасы һәм кайбер урыннары җимерелү, мич янында янучан әйберләр булу – боларның барысы да төзәтә алмаслык бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев