Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бала күзәтү астында булырга тиеш

Янгын чыгуның күп төрле сәбәпләре бар, ләкин еш кына нәкъ тә менә саксызлык һәм балалар шаяруы ут чыгуга сәбәпче булып тора.

– Бала берүзе калгач, аның мөстәкыйльлеккә омтылуы аеруча ачык күренә. Балалар үзләренең төрле уеннарында еш кына олыларга охшарга тырышып, аларның гамәлләрен һәм эшләрен кабатлыйлар. Ул күзәтүчесез калгач, аның янгын китереп чыгару ихтималы булган приборлар белән уйнау уе булмастыр дип ышанырга ярамый. Гадәттә, балалар уттан һәм төтеннән качып, аулак урынга кереп посалар, аннан еш кына алар мөстәкыйль рәвештә чыга алмаячаклар, – дип бил­геләп үтә Россия гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы дәү­ләт идарәсенең күзәтчелек эш­чән­леге һәм профилактик эш­ләр идарәсенең ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарының күзәтчелек эшчәнлеге рай­онара бүлеге хезмәткәрләре.

Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре ут-күз чыгарга мөмкин булган берничә сәбәпне атады.
Аш-су бүлмәсендә калдырылган бала, моны аңламыйча да, плитә конфоркасын кабызырга мөм­кин. Үз уены белән мавыккан баланың уенчыкны микродулкынлы мичкә тыгу ихтималы бар, ә кабызылган прибордан очкын чыгарга мөмкин. Лампочкаларны кабызып, сүндереп уйнаганда, бала электр челтәрендә артык көчәнеш китереп чыгарырга һәм лампочка шартларга мөмкин. 

Балалар электр чыбыклары белән уйнарга ярата. Әгәр бала электр чыбыгын чәйнәсә, хәвеф-хәтәр килеп чыгачак. Теләсә нинди электр приборлары күз алдыгызда ук сафтан чыгып, кабынып китәргә мөмкин.

– Ата-аналар, әйдәгез, янгын куркынычсызлыгы таләп­ләрен үтик, балаларыбызны игътибарлы һәм сак булырга өйрәтик. Исегездә тотыгыз: мондый өйрәтүләр балачактан ук башланырга тиеш. Онытмагыз: янгынны сүн­дерүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җи­ңелрәк. Гади сак­лык чаралары сезгә үзегезне һәм балаларыгызны сакларга ярдәм итәчәк, – дип өнди дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. – Янгын чыкканда кичекмәс­тән телефоннан коткару хезмәтенең 01, 112 номерларына ­шалтыратыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев