Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Балаларда көч» реабилитацияләү үзәгендә тернәкләндерү курсын узарга чакыру алдылар

Максат: үз вакытында ярдәм күрсәтү, шулай ук сәламәтлектә тайпылышлар булган балаларның үсешен комплекслы системалы реабилитацияләү, коррекцияләү.

(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары").  2019 елның 20 июлендә «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, үзәк нерв системасы зарарланган балаларның психомоторлы һәм сөйләм үсешендә тайпылышларны алдан ачыклау өчен, медик-психологик-педагогик юнәлеш белгечләренең мобиль бригадасы эше оештырылды.

Максат: үз вакытында ярдәм күрсәтү, шулай ук сәламәтлектә тайпылышлар булган балаларның үсешен комплекслы системалы реабилитацияләү, коррекцияләү.

Мобиль бригада составына: табиб невролог-эпилептолог, функциональ диагностика табибы (ЭЭГ тикшерү белән), логопед-дефектолог һәм клиник психолог керде.

Уздырылган акция нәтиҗәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 9 бала тикшерелде, барысы да тәкъдим итү характерындагы бәяләмә алдылар, шулай ук Казан шәһәрендә  «Балаларда көч» реабилитацияләү үзәгендә тернәкләндерү курсын узарга чакыру алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев