Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуны тыялар

Тәтеш районы прокуратурасы РФ законындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

2025 елның 1 мартын­нан Россиянең бөтен террито­риясендә балигълык яшендә булмаганнарга алкогольсез тонизацияләүче эчемлекләрне (шул исәптән энергетикларны) сату тыела.

Бу алкогольсез тонизация­ләүче эчемлекләрнең (шул исәптән энергетикларның) балигълык яшендә булмаган­нарның сәламәтлегенә йогынты ясауга юл куймау максатларында эшләнә.

– Тонизацияләүче эчемлекләр составында тонусны күтәрүче, шул исәптән үсемлектән ясалган матдәләр (компонентлар), кеше организмының тонусын күтәрүне тәэмин итә торган алкогольсез һәм аз алкогольле эчемлекләрне күз уңында тота. Боларга чәй, кофе һәм шулар нигезендә ясалган эчемлекләр керми, – дип билгеләп үтә прокуратура хезмәткәрләре. – Сатучыда алкогольсез энергетик­ларны сатып алучының балигълык яшендә булу-булмавына шикләнү барлыкка килгән очракта, сатучы сатып алучыдан аның яшен ачыкларга мөмкинлек бирә торган документны таләп итәргә хокуклы булуы күздә тотыла.

Әгәр сатучыда сатып алучы­ның балигълык яшендә булуы­на шик туса һәм аның яшен ачык­лау мөмкинлеген бирә торган документы күрсәтелмәсә, сатучының сатып алучыга мондый эчемлекләрне сатудан баш тарту бурычы билгеләнә.

Таләпләрнең үтәлешен тикшереп торуны, алкогольсез тонизацияләүче (шул исәптән энергетик) эчемлекләр сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләте булган Россия Федерациясе субъектының башкарма органы, планлы контроль-күзәтчелек чараларын үткәрмичә, гамәлгә ашырачак.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев