Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Банктан 4 млн сум акча урлаган кассирны колониягә өч елдан җибәрергә мөмкиннәр

Казанның Яңа Савин районы суды банкның элеккеге хезмәткәрен акча урлауда гаепле дип тапкан һәм аны 4 елга хөкем иткән.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). ). Узган ел Казанның бер банкыннан 4 млн сум акча урлаган кассир колониягә өч елдан да иртәрәк китмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Казанның Яңа Савин районы суды 34 яшьлек Динә Сәмитовага карата хөкем карары чыгарды. Хатынны 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. «Сәмитованы суд «Үзләштерү һәм туздыру» маддәсе буенча гаепле дип таныды. Әмма җәзаны баласының 14 яше тулганчы кичектерделәр»,- диделәр суд матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта Сәмитова кызына 11 яшь. Өч ел дәвамында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция Сәмитованы күзәтәчәк һәм бу вакыт эчендә бернинди дә шелтәләр тумаса, аннан хөкем ителүне алырга мөмкиннәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган ел Казанның Чистай урамында урнашкан банкларның берсендә эшләп, Динә Сәмитованың акча саклагычыннан 4 млн сумга якын акча урлаганын хәбәр иткән иде.

Суд утырышында Сәмитовның букмекер конторасында ставка ясау өчен акча урлавы ачыкланды. Ул үзен спорт аналитигы дип белдергән һәм аңа ставкаларда акча эшләргә тәкъдим иткән ир-ат белән таныша.

Ставкалар табыш китерүдән туктагач, Сәмитова үзен алдауларын аңлый һәм үз җитәкчелегенә акча урлау турында хәбәр итә. «Үзләштерү һәм туздыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.

Фото: Елена Саляхова

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190609/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X