Барыбызга да моны белү мөһим
Тәтеш районы буенча салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге инспекторы хәбәр иткәнчә, салымнарны ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән вакытка кадәр түли алмагансыз икән, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада һәм хәтта өйдән чыкмыйча гына эшләргә тәкъдим итә.
(Тәтеш, 20 декабрь, Тәтеш таңнары, Энҗе АЛИМОВА). Тәтеш районы буенча салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге инспекторы хәбәр иткәнчә, салымнарны ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән вакытка кадәр түли алмагансыз икән, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада һәм хәтта өйдән чыкмыйча гына эшләргә тәкъдим итә.
2018 елның 3 декабрендә салым агенты тотып калмаган һәм салым кәгазендә күрсәтелгән милек, җир, транспорт салымнарын, физик затлар кеременә салымнарны гражданнар тарафыннан түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды. Булган бурычлар һәм салым түләү турында мәгълүмат алуның иң уңайлы ысулларының берсе – Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Салым түләүченең шәхси кабинеты”. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәте, салым органнары идарә итә торган физик затлар түләүләрен башкарганда, мәгълүмати алмашу турында килешүләр төзегән салым түләүче – кредит оешмалары клиентларының бурычларын түләү өчен онлайн-түләү мөмкинлеге бар.
Яңалыклар да кертелгән: пилот режимында гражданнарга милек салымнарын банк картасы ярдәмендә түләргә мөмкинлек бирүче проект эшли. Сервиста тиешле түләү ысулын сайларга, аннан соң шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, карта реквизитларын кертергә һәм түләргә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең www.gosuslugi.ru порталында бурычларны белергә һәм түләргә мөмкин.
“Россия Федераль салым хезмәте сайтында “өченче затлар өчен салым түләү” сервисында хәзер өченче затлар өчен салымнарны түләп була, ул тиз һәм дөрес итеп өченче зат өчен түләү документларын әзерләргә һәм түләргә мөмкинлек бирә”, – ди баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева. Сервис битендә башта түләү башкаручы зат турында мәгълүмат кертергә: ФИО һәм ИНН тутырырга кирәк. Салым органы тарафыннан формалаштырылган индекслы түләү документы булса, әлеге индексны кертергә һәм шунда ук түләүгә күчәргә мөмкин. Әгәр мондый документ юк икән, салым түләү буенча бурычлы зат турында тиешле мәгълүматларны тутырырга кирәк булачак. Сервис максималь рәвештә автоматлаштырылган һәм түләү документларын тутырырга, салымнарны вакытында түләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмати киңәшләрне үз эченә алган.
БЕЛЕШМӘ
Өченче зат өчен салым түләү РФ Салым кодексының 45 маддәсендәге 1 өлеше нигезләренә үзгәрешләр керткән 2016 елның 30 ноябрендәге 401-ФЗ санлы Федераль канунга ярашлы башка затларга рөхсәт ителгән иде. Юридик затлар шулай ук үзләренең исәп-хисап счетларыннан башка оешмалар өчен салым түләүләрен күчерә ала, ә җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз акчалары хисабына түли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев