Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Башчыда Сабан туе кичке якта башланып китте

Тырышып хезмәт куючы авыл эшчәннәре, туган җирләренә төрле төбәкләрдән кайткан кешеләр бу көнне рәхәтләнеп ял итте, алдынгылар “Колос” авыл хуҗалыгы, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәкчесе Рима ­Сафиуллова кулыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алды.

Гүзәл табигатьле мәйданда җыр агылды. Аттракционнарда уйнаган балаларның шат авазлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Сабан туе район аккалфакларының очрашу мәйданчыгы да булды. Әлеге җирлекнең матур йолаларын күрергә Казаннан “Ак калфак” татар хатын-кызлары региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да килгән иде.

– Язгы эшләрне бик матур итеп төгәлләп, уҗымнар тигез булып тишелеп чыгып безнең күзләрне иркәли башлагач, киләчәк уңышка нигез булды дигәннән соң инде без рәхәт итеп Сабан туе бәйрәменә җыелабыз. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән алдынгы хуҗалыкның Сабан туе бәйрәменә килдек. Чынлап та, һәрберебез шат, һәркемнең күңеле көр. Кырлардагы игеннәр өлгереп, аның мул уңышын, ашлыгын җыеп алыр көннәр килеп җитәр дип өметләнеп без бүген сезнең белән бергә бәйрәм итәбез. Әлеге сәхнәгә горурланып чыктым, чөнки Тәтешнең Рима Гомәр кызы җитәкчелегендәге ак калфаклары бик уңганнар, бик сәләтлеләр. Җырлыйлар да , бииләр дә, һәр чарада катнашалар. Алар бүген дә бәйрәм үзәгендә, – диде Кадрия Рәес кызы һәм Рима Сафиулловага Сабан туе истәлеге итеп чиккән сөлге бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев