Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырны хөрмәтлиләр

Якташыбыз, Советлар Союзы ­Герое Елисеев Михаил Григорьевичның һәлак булуына 80 ел.

(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова).

Ул 1899 елның 7 нояб­рендә Колунец авылында туган. Биш сыйныф тәмамлаган. 1918 елда Совет Республикасының яшь сакчылары сафына баскан, Воронеж һәм Царицыно янында акгвардиячеләр белән сугышкан. 1942 елның 10 мартында Волжскидан Кызыл Армия сафларына чакырылган, ул анда Марбумкомбинатта эшләгән. Танк­ларга каршы батареянең орудие командиры кече сержант Елисеев 1943 ел­ның 17 гыйнварында Воронеж өлкәсенең Каменск районы Татарино авылы тирәсендәге бәрелештә аерылып ­торган.    


“Иптәш Елисеев, наводчикны алмаштырып, дошманның кораллар һәм азык-төлекләр төягән пехотасы колоннасына төгәл тидереп атты, немецларның авыр танкына, 25 – 20 метр якын килергә юл куеп, төзәп атты, – дип язылган бүләкләү кәгазендә. – Иптәш Елисеев күзәтү ноктасы янында соңгы сулы­шына кадәр, расчетта соңгы кеше булганчыга кадәр калды һәм социалистик Ватанына, Ленин – Сталин партиясенә тугрылык күрсәтеп, батырларча һәлак булды. 

Кече сержант Елисеев­ның үлеме немец илбасарларына зур югалтулар китерде. Яу кырында йөзләгән немец һәм мадьяр ятып калды, дистәләгән олау Татарино авылына баручы юлда туктап калды, һәм аның  снарядыннан соңгысы булып автоматчылар десанты белән немец танкы юк ителде”.        

Авыл өчен бәрелеш ике тәүлек барган. Авыл 1943 елның 18нән 19 гыйнварга кар­шы төнне азат ителгән. 
Елисеев Михаил Григорьевич туганнар кабер­легенә җирләнгән. 1943 елның 19 июнендә Советлар Союзы Герое исеме һәлак булганнан соң бирелгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән. 
Без Татарино авылында яшәү­­челәргә якташы­бызның җирләнгән урыныннан фоторәсемен җи­бәрүне үтенеп, дүрт ел элек мөрәҗәгать иткән идек. Беренче булып Надежда Семернина элемтәгә чыкты. “Ул таң алдыннан үте­релгән, – дип язган Надежда Алексеевна. – Иртә белән аның гәүдәсе лафетта ята иде, дип сөйләделәр күргән кешеләр. Безнең авылны азат иткән көнне зәмһәрир суык булган. Генерал Краснощеков язуынча, “бармаклар винтовкага һәм автоматка өшеп ябышкан”. 

Татарино ­авылында яшәү­­­челәр, барлык ­рос­­си­­я­леләр кебек, үз ил­ләренең тарихы белән горурлана һәм Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган һәр нәрсәгә сакчыл карый. Надежда Алексеевна аның авы­лын азат итү өчен гомерен дә аямаган тәтешленең кече ватаны белән элемтәне әлеге көнгә кадәр югалт­мый. Бүгенге көндә “Авангард” әлеге гаҗәеп кешедән безнең өчен бик кадерле булган хат белән фоторәсемнәр алды. 

“19 гыйнварда без Острогожск-Россошанскийдагы операция барышында Татарино авылын азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үттек, Бөек Ватан сугышы елларында, шул исәптән Татариноны немец-фашист илбасарларыннан азат иткәндә һәлак булучыларны хөрмәт белән искә алдык, венок­лар, чәчәкләр, ылыстан һәм тасма белән уралган дан гирляндалары куйдык. Бу көн барлык кешегә дә изге!” – дигән Надежда Семернина.  

фотоны Надежда Семернина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев