Беренче тапкыр беренче сыйныфка – барысы да җиңел генәме?
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәртибендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). 2022 елның 1 мартыннан башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибендә үзгәрешләр булу гамәлгә керде.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәртибендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
– Беренче сыйныфка кабул итү хәзер ике этапта узачак: беренчесе – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, мәктәпкә керүдә беренче чираттагы яки күбрәк хокукка ия булган балаларга, шулай ук беркетелгән территориядә, ягъни мәктәп урнашкан районда яшәүче балалар өчен билгеләнгән. Икенче этап – 6 июльдән башлап буш урыннар тулганчыга кадәр, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмаска. Бу вакытларда балалары беркетелгән территориядә яшәмәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Ягъни башка урындагы мәктәпләргә гариза бирергә була.
– Гөлнара Фәритовна, гаризаны ничек тапшырырга?
– Тигез хокуклы берничә төре бар: шәхсән килеп тапшыру; почта аркылы җибәрү турындагы белдерү кәгазе булган заказлы хат белән җибәрү; мәктәпнең электрон почтасы аркылы; мәктәпнең рәсми сайты аркылы; дәүләт яки муниципаль хезмәтләр күрсәтү сервислары ярдәмендә.
– Беренче сыйныфка керү өчен нинди документлар кирәк?
– Паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ. Баланың туу турындагы таныклыгы. Беренче этапта – булачак беренче сыйныф укучысының беркетелгән территориядә яшәвен раслаучы документ. Аерым очракларда ташламаны (әгәр ул булса) раслаучы документ кирәк булуы ихтимал.
– Балага ничә яшь булырга тиеш?
– Беренче сыйныфка 6,5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Ата-аналар гаризасы нигезендә гамәлгә куючы белем бирү оешмасы баланы иртә яшьтә яки аннан да соңрак яшьтә кабул итәргә рөхсәт бирә ала.
– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре нинди?
– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар җайлаштырылган белем бирү программалары буенча бары тик ата-аналар (законлы вәкилләр) ризалыгы белән һәм психологик-медик-педагогик комиссия тәкъдимнәре нигезендә генә укырга кабул ителә.
– Шушы белем бирү оешмасында абыйсы яки сеңлесе укучы баланы кабул итүне кире кага алалармы?
– Иң көтелгән яңалыкларның берсе: абыйсы яки сеңлесе укыган белем бирү оешмасы баланы кабул итүдән баш тарта алмый, ни аяныч, элек бу хәл булгалады, шуңа күрә ата-аналарга балаларын төрле мәктәпләргә йөртергә туры килде. Бу кагыйдә балалар яшәгән территориягә бәйле түгел, ләкин бер үзенчәлеге бар – балалар бер гаиләдә яшәргә һәм гомуми яшәү урынына ия булырга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев