Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безне котлыйлар

Редакциягә гәҗитебезнең юбилее уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.

(Тәтеш,  21 декабрь, Тәтеш таңнары).  Күпмилләтле Тәтеш районы  халкының телен һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сак­лау эшенә, милләтара бердәмлекне ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен редакция коллективы  Халыклар дуслыгы йорты директоры Александр ­Дубровскийның  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район мәгариф башкарма комитетыннан  редакция коллективына котлау килде,  аның начальнигы Татьяна Красулина гәҗит хезмәткәрләренә  профессиональ һәм иҗади уңышлар теләде. “Сезнең гәҗитегез һәр йортка күңелле хәбәрләр,  яхшы кәеф, көнүзәк мәгълүмат алып килсен”, – дип билгеләп үтте Татьяна ­Владиславовна. 

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы исеменнән редакция коллективын аның рәисе Людмила Андреева котлады. “Барлык коллективка уңышлар, гәҗиткә озын гомер  телим. Гәҗитнең заман белән бергә атлавына һәм даими укучылары булуына без шатбыз”, – дип билгеләп үтте профсоюз җитәкчесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев