Реклама
Җәмгыять
Безнең районны Казанда тәкъдим иттеләр
Тәтештә студентлар-машина йөртүчеләр арасында “Автосессия-2020” шоферлык осталыгы бәйгесенең сайлап алу туры узды.
(Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Бәйгенең төп максаты – студентлар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын киң таныту. Бәйге ике этапта үтте: егетләр һәм кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, аннары шәһәрдәге автодромда бормалы йөрү осталыгында ярыштылар. Авто күп төр ярыш җиңүчеләрен истәлекле призлар белән бүләкләделәр. Көллият студентлары Максим Ишимов, Даниил Чахирев, Рамил Хөснетдинов безнең районны Казанда узган ярышның зона этабында тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев