Әбием исән булган чакларга кайтасым килә
Газетаның бер санында ялгыз хатын-кызның тарихы һәм шундый гыйбрәтләр өчен яңа рубрика булдыруыгыз хакында укыдым.
(Тәтеш, 18 июль, “Тәтеш таңнары”).
– Газетаның бер санында ялгыз хатын-кызның тарихы һәм шундый гыйбрәтләр өчен яңа рубрика булдыруыгыз хакында укыдым. Яхшы тәкъдим, югыйсә кешеләр хәзерге вакытта бөтенләй дә хат язмыйлар диярлек. Ә мин үзем турында язарга булдым.
Шушы араларда урамда ике бала белән узып баручы хатын-кызны күрдем. Кулына күтәргән кызчыкның берсе бар көченә “әби, әбекәй...” – дип кабатлап, кычкырып елап бара иде. Әниләре, күрәсең, сабыйларын әбисеннән алып кайтып барадыр, ә кечкенә сабыйның аңардан аерыласы килмәгәндер, мөгаен. Аның тавышы әле озак ишетелеп торды.
Ә мин шул мизгелдә үз әбиемне, җәен авылда уздырган бәхетле балачагымны искә төшердем. Әби белән бабай янына без кайчан гына кайтсак та, аларның өстәлендә һәрчак кайнап чыккан самавыр булыр иде. Ә бабай әйтерсең лә безнең киләсен белеп торгандай, тәрәзә янында утыра иде.
Әби иң тәмле пирогларны пешерде, ә бабай урманнан чикләвек җыеп кайтып: “Монысын сезгә, әйткәннәрне һәрвакытта тыңласыннар өчен, тиен күчтәнәч биреп җибәрде”, – дип безгә бирә иде. Аның үзенчә тәрбияләү ысулы булды. Ул безгә беркайчан да кычкырмады, орышмады, “Әнә анда, ишек башында тал чыбыгы ята”, – ди торган иде. Һәм тәртипсезләнмәс өчен шул сүзләр безгә җитә калды.
Бабай караваты астында казларның бәпкә чыгарырга утыруларын да хәтерлим әле, ә без, бу хакта онытып, караватка утырабыз да, алар безне каты итеп чукып алалар иде. Ә бабайның үзе утырткан алмагач бакчасы! Анда иң тәмле алмалар үсте.
Әби белән бабай янында авылда һава да саф, йокы да тәмле, дуслар да яхшырак кебек тоелды.
Вакыт тиз уза, әби белән бабай инде мәрхүмнәр. Әмма минем дә кайчакларда, әнисе кулындагы шул кызчык кебек, “әби, әбекәй!” дип кычкырып елыйсым килә. Конфетлар урлаган һәм бабайның тал чыбыгын яшереп куйганыбыз өчен әбидән гафу үтенәсем килә.
Мин инде үзем әби, оныкларымның минем хакта нинди хатирәләр калыр икән дип еш уйлыйм. Мин алар белән аз вакытымны уздырам, чөнки 64 яшьтә дә эшлим әле. Ләкин башкача булдыра алмыйм...
Тамара Сергеевна, Тәтеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев