Билал Гыймранов: “Хөрмәт белән искә алабыз”
Шәһәрдә һәм һәрбер авылда мактауга, ихтирамга лаек кешеләр бар.
(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары”).
“Район газетасының “Хәтер-хатирә” рубрикасында фани дөньядан киткән тәтешлеләр – якташларыбыз турында күңелгә үтеп керерлек язмалар басылып тора. Алабирде авылында тырыш, эшчән Фәһим Сафиуллинны ихтирам сүзләре белән искә алабыз, – дип яза Билал Гыймранов.
– Ул 1940 елның 17 июлендә Алабирде авылында туган, гаиләдә бердәнбер малай булган. Әтисе сугышның беренче көнендә үк фронтка киткән, өйдә хатыны һәм 11 айлык сабые калган. Ни аяныч, әтисе фронтта һәлак булган. Фәһим хезмәт эшчәнлеген гади колхозчы булып башлап җибәргән. Яшь егет әти-әнисе йортын һәм абзар-кураларын торгызып, яңартып төзекләндергән. Тырыш һәм хезмәт сөючән егетне колхоз җитәкчелеге Минзәләдәге совхоз-техникумга укырга җибәргән, укуын тәмамлаганнан соң яшь белгечне “Россия” колхозына зоотехник вазифасына билгеләгәннәр. Фәһим Нургали улы озак еллар терлекчелектә һәм башка вазифаларда хезмәт куйган, мисалга, төзелеш рәисенең урынбасары булып.
Ул авылыбызда хөрмәтле кеше иде. Тәртипле, төгәл, гадел. Яхшы белгеч, хәтта пенсиягә чыкканнан соң да авылдашларына йорттагы мал-туарларын дәвалауда ярдәм күрсәтте. Үтенеч белән барганда беркайчан да кире борып җибәрмәде.
Фәһим Нургали улы яшь чагында спорт белән шөгыльләнгән, штанга күтәргән һәм район, республика күләмендәге ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулаган, күп сандагы бүләкләре моңа ачык дәлил. Хатыны Илсөяр белән өч кыз тәрбияләп үстерделәр, алар да әти-әниләреннән хезмәт сөючәнлекне, тырышлыкны, игелеклелекне мирас итеп алып калдылар. Шулай ук оныклары да бабасы белән әбисенең яратуында һәм кайгыртучанлыгында үстеләр. Совет вакытында Сафиуллиннарның өенә “Үрнәк тәртиптәге йорт” дигән такта беркетелеп куелган иде. Аларның йорт хуҗалыклары чынлап та һәркем өчен үрнәк булып тора.
Фәһим Сафиуллин 2019 елда авырудан соң вафат булды”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев