Бизнеска ярдәм итү чаралары гамәлдә
Дәүләт коронавирус пандемиясе чорында эшкуарларга ярдәм итү чаралары эшләгән.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Хөкүмәт ташламалы программаның икенче этабын башлап җибәрде – агымдагы елның 1 ноябреннән башлап 3.0 Фот, – дип хәбәр итте Тәтеш районы башкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы ЮЛИЯ ГАСИМОВА. – Бу чара бизнеска коронавирус аркасында яңа чикләнгән шартларга җайлашырга ярдәм итәргә тиеш.
1 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр һәр хезмәткәргә минималь хезмәт хакы күләмендә кредит алырга мөмкин булачак. Программаның төп шарты – кредит килешүендә теркәлгән хезмәткәрләрнең санын 90 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә саклап калу. Әлеге күрсәткеч федераль салым хезмәте мәгълүматлары аша контрольдә тотылачак. Кредитны 30дан артык банк бирә ала. Беренче этапта (9 марттан 1 июльгә кадәр) 3.0 ФОТ кредитларын түләү вакыты 6 айдан 12 айга кадәр арттырылды. Алар буенча айлык түләүләр азрак булачак.
Эшмәкәрләр өчен эш көне булмаган көннәргә грантлар бирелә. Аларны кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар (РФ Хөкүмәтенең 1513 санлы карары белән билгеләнгән эшчәнлек төрләре, 2021 елның 7 сентябре) алырга мөмкин. Грант бер минималь хезмәт хакы күләме исәбеннән бер хезмәткәргә 12 792 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне үз эченә ала.
Грант алу өчен nalog.ru сайтында юридик зат яки шәхси эшмәкәр шәхси кабинетында гариза тутырырга кирәк; сайтта гариза тутырып, ТКС буенча электрон рәвештә яки почта аша салым органына җибәрергә: юридик затлар өчен – оешманың урнашу урыны буенча, шәхси эшмәкәр өчен – яшәү урыны буенча.
Шунысы мөһим: бизнес грантларга салымнардан азат ителәчәк, шулай ук эшмәкәр грантны хезмәткәрләргә хезмәт хакларына җибәрергә теләсә, аңа НДФЛ һәм иминият взносларын түләргә туры килмәячәк.
Эшкуарларны кызыксындырган барлык сораулар буенча 8(84373) 2-62-44 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев