Бизнеска ярдәм итү мәсьәләсе тикшерелде
Пандемия вакытында эшкуарларның мөрәҗәгатен карау буенча республика оператив үзәгенең беренче утырышы булды.
(Тәтеш, 23 апрель, «Тәтеш таңнары») ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев инициативасы буенча оператив үзәк оештырылды.
Утырыш барышында кече һәм урта эшкуарлыкның үзгәргәнчегә кадәрге булган дәүләт ярдәме механизмнары, эшен югалтучылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алу мәсьәләсе каралды.
Аралашу нәтиҗәләре буенча, үзәкнең бердәм тәртибендә эшкуарлар инде алынган кредитларны яхшы шартларда яңадан кредитлаштыру мөмкинлеген яки ТР Гарантия фонды гарантиясендә акча әйләнешен тулыландыруга ташламалы кредит алу турындагы киңәшләр ала алырлык хезмәтләрне булдырырга тәкъдим ителде.
ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил интернет кабул итү адресын исегезгә төшерәбез: ombudsmanbiz.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев