Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел Татарстанда 1,7 мең кеше яңа белгечлекләргә укып чыккан

Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде.

2024 елда Татарстанда 1 794 кеше «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укып чыкты. Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Үткән ел республикада әлеге үзәкләрдә 8 276 кеше яңа белгечлеккә укыган.

Федераль бюджет исәбенә оештырыла торган белем бирү курсларында гражданнарның аерым категориясе укый ала. Мәсәлән: 50 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге затлар, инвалидлар, эшен югалту янаган хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әниләр һ.б.

Бүгенге көндә Татарстанда дүрт кадрлар үзәге эшли. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Кукмара шәһәрләрендә урнашкан.

Хәзерге вакытта 263 программа буенча укытулар үткәрелә, алар арасында – мәгълүмати технологияләр өлкәсе, мәгълүматлар аналитикасы, программалаштыру, персонал белән идарә итү, финанслар, маркетинг, дизайн, мәгариф, хезмәт күрсәтү һ.б. кебек юнәлешләр бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев