Быел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтүче Тәтеш ягы тарихы музее турындагы язмаларны бастыруны дәвам итәбез
Тәтеш ягы тарихы музее тормышыннан кызыклы фактлар
(Тәтеш, 15 май, "Тәтеш таңнары"). Быел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтүче Тәтеш ягы тарихы музее турындагы язмаларны бастыруны дәвам итәбез.
Тәтеш шәһәре Советы Президиумының 3нче санлы беркетмәсеннән язма (21.02.1930 ел). “Тыңладылар: “Шәһәр музеен оештыру һәм аның өчен бина сайлап алу (Педтехникум каршындагы Тәтеш ягы музеена бәйле, 16.02.1930 ел, № 352)”.
Карар чыгарылды: “Шәһәр музеен оештыруны хуплап, Президиум элекке Кресто-Воздвиженский чиркәве бинасын Педтехникумга тапшырып, аны тулысынча максатчанлыкка юнәлтү юлын таба...”. 1930 елның 1 мартында музейга элеккеге чиркәү бинасы бирелә. Ә әлеге бинаны ремонтлауга Буа КБК (Кантон Башкарма комитеты) тарафыннан 1500 сум күләмендә акча бирелә, бу хакта 1930 елның 25 мартындагы 451нче санлы белешмә раслый, ул музейда саклана (ТРМ № 2825-НВФ ПИ). 1930 елның апрелендә яңа бинада музей ачыла. 1930 ел урталарында музей директоры Н. К. Енгурин Мәләкәс районы Резаново авылына күченә һәм музей җитәкчесез калып, тукталу чорын кичерә.
Район “Ленин хакыйкате” (хәзерге “Авангард”) гәҗитендә 1960 елның 8 июлендә болай дип язылган: “Музей 1935 елда штат берәмлеге һәм үзенең бюджетын алды. Шушы ук елны яңа тарихи-археология бүлеге ачылды. Агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары, ут алу өчен борынгы тимер җайланма беренче экспонатлар булды”.
Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәрге вакытлар музей өчен җиңелләрдән булмый: музей урнашкан чиркәү бинасы җимерелә, музейдагы әйберләр Тәтеш районы башкарма комитеты бинасының (Свердлов урамы, 61нче йорт) беренче каттагы бер бүлмәсенә күчерелә. Бөек Ватан сугышы елларында музей эшчәнлеге туктала диярлек. Әлеге вакытлардагы музей эшчәнлеге турындагы басма материаллар һәм документлар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев