Бәйгегә 20 эш тәкъдим ителде
“Татарстандагы өлкән кешенең социаль портреты” VII ачык республика бәйгесенә йомгак ясалды.
(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таңнары"). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйге Россия пенсионерлар берлегенең республика бүлеге тарафыннан оештырылган.
“Бәйге комиссиясенә карау өчен республиканың 33 муниципаль районыннан 80нән артык эш тәкъдим ителде. Тәтешлеләр 20 иҗади эш юллап, бәйгедә актив катнашты. “Сугышның йөзе хатын-кыз түгел” номинациясендә автор Светлана Евгеньевна Камфарова II урын алды, Анастасия Никоновна Ананьева – катнашучы. Дипломнар белән билгеләп үтелделәр: Евгения Кириллова “Сугыш һәм хезмәт өчен медален бер үк металлдан коялар” номинациясендә; Любовь Врясова белән Елена Калашникова “Мин сөенәм: безнең бу эш минем республикам хезмәтендә чагыла” номинациясендә; Вероника Мөбарәкшина “Пумала һәм буяулар минем күңел канатымны рәсемгә ясасын иде” номинациясендә. Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге бәйгедә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде”, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районы Идарәсе белгечләре.
Бәйгедә Дипломга ия булучыларны бүләкләү Казанда 2020 елның сентябрендә тантаналы рәвештә булыр дип ниятләнә. Республикабызның тарихи почмакларының берсенә экскурсия ясау Россия пенсионерлар берлегенең Республика бүлеге Идарәсеннән җирле бүлек активистлары һәм бәйгедә катнашучылар өчен матур бүләк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев