Частьтән хат килгән
Тәтеш районында Ватанны саклаучыларга, бүгенге көндә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәүчеләргә ярдәм итү буенча гуманитар акцияләр дәвам итә.
(Тәтеш, 21 январь, “Тәтеш таңнары”).Тәтеш районында туган Нияз Гайнетдинов шушы араларда хәрби частьләрнең берсендәге командирдан Рәхмәт хаты алган. РФ ВС махсус хәрби операция үткәрелү барышында хәрби частькә ярдәм һәм булышлык күрсәткән, гуманитар ярдәм оештырган һәм илтеп җиткерүдә катнашканы өчен танк полкы командованиесе Нияз Камил улына һәм Тәтештә аның җитәкчелегендә эшләүче, төзелеш базарында лаеклы урын биләп торучы предприятие коллективына рәхмәт белдергән.
– Ватаныбыз сагында торган хәрби хезмәткәрләргә рух күтәренкелеге булдыру өчен алга таба да ярдәм күрсәтәчәкбез, – дип белдерделәр оешмада.
Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыю пункты – “Барс” спорт-сәламәтләндерү
комплексы (2нче кат): дүшәмбе – җомга 8.00 – 17.00 сәгатьләрдә.
фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев