Реклама
Җәмгыять
Чараларга бай булды
Тәтеш татар урта мәктәбенең "Дуслык" хезмәт һәм ял лагеренда узган һәр көнебез бик күңелле үтте.
Без, малайлар һәм кызлар, Россия көненә багышланган флешмобта бик теләп катнаштык. Тигез итеп салынган тротуарларга төсле акбурлардан үзебез теләгән рәсемнәрне төшердек. Җәйнең матур, кояшлы көннәрендә бер генә дә моңсуланып утырмыйбыз: рәхәтләнеп уйныйбыз, шулай ук мәктәп территориясен һәм участогын төзекләндерүдә дә катнашабыз. Кыш көне ашханәдә үзебез туклану өчен үстерелгән яшелчәләргә, мәктәп ишегалдын бизәп утыручы аллы-гөлле чәчәкләргә су сибәбез, аларның чүпләрен утыйбыз, төпләрен йомшартабыз. Шулай ук Тәтешнең төрле истәлекле урыннарына да барабыз. Мәсәлән, күптән түгел шәһәрдәге балалар китапханәсендә кунакта булдык һәм үзебез өчен күп кенә файдалы нәрсәләр белдек. Китапханә хезмәткәрләре безне түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырдылар, ә инде биредәге музей аерым кызыксыну уятты. "Әкият геройлары" викторинасы сорауларына дөрес һәм тулы җаваплар әйттек, ул бик тә мавыктыргыч булды, барыбызга да ошады.
Кыскасы, кызыклы чараларга бай булган лагерьда рәхәтләнеп ял итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев