Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәк ат, туган як!

30 август - Татарстан Республикасы көне.

(Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш шәһәренең 240 еллыгын һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан, без район кешеләре арасында шәһәребездә һәм республикабызда яшәү аларга никадәрле мөһим булуы турында сораштыру үткәрдек. 

Алия Җиһаншина:
–     Мин Татарстанымны, үземнең туган җиремне, йортымны яратам! Кайда гына булсам да, кая гына барсам да, йөрәгемә якын  җир – республикамны, Тәтешемне сагынып кайтам. Аның гүзәллеге һәм кадерле икәнлеген ерак­ларга чыгып киткәч аеруча да аңлыйсың. Биредә иң кунакчыл, киң күңелле халык: төрле милләт кешеләре бердәм булып, татулыкта гомер кичерә.  

Ирина Волкова:
– Мин Чувашиядә тудым. Татарстанны икенче ватаным дип саныйм, чөнки ирем Тәтешнеке. Биредә гаилә кордык, балаларыбыз биредә якты дөньяга аваз салды. Һөнәрем – иҗатка бәйле, туган телемдә – чувашча җырларны бик рәхәтләнеп җырлыйм, башка халыкларның иҗатын һәм аларның гореф-гадәтләрен хөр­мәтлим. Идел ярындагы гүзәл шәһәребезнең быел – юбилее, әлеге көнгә кагылышым булуына сөенәм, бәйрәмдә ­чыгыш ясаячакмын.

Галина Прыткова:
– Без үзебезнең күп милләтле республиканы яратабыз, ә безнең Тәтеш ягы – аның аерылгысыз бер өлеше, ул минем өчен иң матур һәм кунакчыл урын. Халкыбыз тату бер гаиләдәй яши. Районыбыз кызыклы тарихы һәм бай мәдәнияте белән дан тота. Безнең Идел киңлекләре җирлектә яшәүчеләрне генә түгел, шулай ук ­Рос­сия­нең барлык почмак­ларыннан килгән кунак­ларны үзенә гашыйк итә.

Ксения Обидина: 
–  Мин Тәтешкә 2008 елда күченеп кайттым һәм шәһәребезнең елдан-ел төзекләнә, матурлана баруын күзәтәм. Ерак җирләрдән “Ниһаять мин өйдә!” дигән уйлар белән кайтырга яратам. Минем шәхси тормышымда әлеге көн – никахлашу буларак та зур әһәмияткә ия, ә шәһәребез 240 еллык юбилеен бил­геләп үтәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев