Чирдән икътисади зыян гаять зур
Оренбург өлкәсенең Беляевка районында мөгезле эре терлекләр арасында тилчә барлыгы теркәлгән.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Шуңа бәйле рәвештә, Тәтеш районы дәүләт ветеринария оешмасы белгечләре безнең республикага һәм районга да чир таралу куркынычы янавы турында кисәтә. Мөгезле эре һәм вак терлекләр, дуңгызлар, йорт хайваннары һәм пар тояклы кыргый хайваннар чиргә дучар була. Яшь маллар чиргә аеруча да бирешүчән һәм аларның ул көчле төрдә була. Тилчәнең билгеләре – авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиредә, аякларында куык барлыкка килә. Бераздан алар тишеләләр һәм җәрәхәткә әйләнәләр. Бозауларда тилчә куыкларсыз, кискен гастроэнтерит рәвешендә була. Мөгезле эре терлекләр – 5-14 көннән, яшь маллар – 1-2 тәүлектән соң үлә. Тилчә олы дуңгызларда 8-25 көн дәвам итә, имә торган дуңгыз балаларында септик төрдә һәм беренче 2-3 көндә хайваннарның 60-80 проценты үлемгә дучар була.
Авыру хайваннар, шулай ук инкубация вакытындагы терлекләр инфекция чыганагы булып тора.
Куркыныч инфекция белән кеше дә авырырга мөмкин. Кешеләр тилчә белән чирле хайваннарның кайнатылмаган сөте һәм аларны эшкәрткән продуктлар, сирәк очракта ит белән зарарланалар. Хезмәт күрсәтүче персонал сыер сауганда, караганда, дәвалаганда, авыру хайваннарны чалган вакытта, шулай ук аларның бүлендекләре белән пычранган әйберләр аркылы зарарлана.
Тилчәне теркәгән вакытта икътисади зыян гаять зур. Эпизоотик очкында тилчә ачыкланган вакытта барлык мал-туарны җыеп алу, аларны кан чыгармый чалу һәм яндыру эшләре үткәрелә. Имин булмаган пунктта һәм куркыныч янаган зонада терлекләрне вакцинацияләү үткәрелә.
– Безнең республика һәм район территориясенә вирусны кертмәү буенча барлык чаралар комплексын үткәрүне тәэмин итәргә кирәк, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе Рәмис Гарипов. – Оренбург өлкәсеннән һәм Башкортостан Республикасыннан терлекләр кертүне туктату инфекция таралмауны профилактикалауның төп чарасы булып тора. Тәтешлеләрдән алып сатарларның халыкка техникадан мал сату фактлары турында ветеринария хезмәтенә һәм эчке эшләр органнарына хәбәр итүләрен үтенәм.
Районның баш ветеринария табибы терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләренә түбәндәге чараларны үткәрергә киңәш итә: хуҗалыклар территориясенә кергән барлык транспорт чаралары дезинфекцияләнергә тиеш; чит кешеләргә хайваннарны асрау урыннарына кертүне чикләргә; терлекчелек биналарында дератизация үткәреп торырга; яңа сатып алынган барлык хайваннарны ветеринария хезмәтендә теркәргә һәм төп көтүгә керер алдыннан мәҗбүри карантинлаштыру үткәрергә.
– Малларның хуҗаларына тилчә чиренә шикләнгән очракта, тиз арада район ветеринария хезмәтенә 8(84373) 2-87-74 телефоны буенча хәбәр итәргә һәм чирләү, терлекләр үлү очраклары хакында яшермәскә кирәк, – дип басым ясый Рәмис Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев