Чиргә киртә куярга
Татарстанда бруцеллез ачыкланды, һәм бу соңгы вакытта өченче очрак.

Бруцеллез — барлык йорт хайваннарының озак вакытка сузылып уза торган йогышлы авыруы, ул карындагы яралгы төшүгә, зәгыйфь (үле) бозау тууга китерергә мөмкин. Бруцеллез белән кеше дә авырый, авырганда югары температура, көчсезлек, буыннар сызлавы күзәтелә. Әмма авыру кешедән кешегә йокмый.
— Инфекция таралуны туктату өчен, авыру хайваннарны чалырга җибәрәләр, чөнки инфекция хайваннар белән бәйләнешкә кергәндә, зарарланган тире, сулыш юллары, ашказаны-эчәк тракты, конъюнктив, авыру хайваннардан ясалган азык-төлекне файдалану аша йогарга мөмкин, — дип хәбәр итә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. — Авыру табылган торак пунктта Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы белән карантин игълан ителә. Карантин вакытында терлекчелек азык-төлекләрен кертү, алып китү тыела. Бруцеллез авыруы эре терлекчелек хуҗалыкларына гына түгел, шулай ук кечкенә хуҗалыкларга да экономик яктан зыян китерә.
Республикада бруцеллез вәзгыятенә бәйле рәвештә Тәтеш районы халкына үз тәкъдимнәрен районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов бирә.
— Терлекләрне һәм терлек азыкларын ветеринария документлары булмаган очраклы кешеләрдән районның ветеринария хезмәте белән килешмичә сатып алмагыз, — ди ул. — Яңа китерелгән хайван карантинда, ветеринарлар күзәтүе астында булырга тиеш. Терлек азыкларын бары тик санкцияләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алыгыз. Терлекләрне тоту, йөртү һәм сату таләпләрен бозу ачыкланган очракта район ветеринария хезмәтенә яисә Россельхознадзорның ТР идарәсенә хәбәр итүегезне сорыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев