Чирне кичектерергә ярамый
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда туберкулез микобактерияләре белән 7 миллионга якын кеше зарарланган.
Ел саен бу авыр авырудан 3 миллион кеше үлә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, киләсе ун елда туберкулез планетабызда авыру һәм үлемнең ун сәбәбенең берсе булып калачак.
– Туберкулез – социаль яктан йогышлы авыру, һәм аның бөтен катлаулылыгы да шунда. Кеше авырсын өчен, ул шактый көчсез булырга тиеш. Агымдагы елның 1 мартына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең фтизиатрия кабинетында ачык формадагы туберкулез белән 5 кеше һәм ябык формасы белән 13 кеше диспансер исәбендә тора. Авыручылар туберкулезга каршы барлык препаратларны да төбәк бюджеты хисабына бушлай алалар, – дип хәбәр итә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Лилия Галина.
Россиядә ел саен 60 меңгә якын бацилляр авыру ачыклана. Мондый авыручыларның берсе ел дәвамында аның белән аралашкан 5 – 10 кешегә, ә микобактерияләр таралу өчен уңай шартларда 100 һәм аннан да күбрәк кешегә йоктыра ала. Туберкулезның хроник йогышлы формалары белән авыручылардан йогышлану аеруча куркыныч, алар җитәрлек дәрәҗәдә дәваланмаган һәм еш кына туберкулезга каршы бер яки берничә препаратка чыдам туберкулез таякчыкларын әйләнә-тирә мохиткә “тараталар”. Инфекция йөртүче, ягъни организмның яхшы каршылык күрсәтүе аркасында зарарланган күп кешеләр сәламәт, эшкә сәләтле булып калалар һәм туберкулез белән авырмыйлар.
– Халыкта чирне иртә һәм вакытында ачыклау максатыннан флюорографик аппаратлар кулланыла. Бүгенге көндә тикшерү өчен кулланыла торган цифрлы флюорографлар радиация фонын урамдагыга караганда артык бирмиләр, – дип раслый Лилия Фәһим кызы. – Узган елның гыйнварында безнең хастаханәдә, стоматология поликлиникасы бинасында, яңа цифрлы флюорограф урнаштырылды. 2023 елда 12 580 кеше тикшерелде, шул ук вакытта туберкулезның 2 очрагы, онкология авыруларының 10 очрагы, йөрәк патологиясенең 13 очрагы, пневмониянең 38 очрагы ачыкланды. Әмма ике һәм аннан да күбрәк ел дәвамында флюорографик тикшерү үтмәгән гражданнар да бар, алар арасында авыруларның начарланган формалары ачыклана. Кызганычка каршы, узган ел безнең районда туберкулез авыруыннан бер кеше үлде. Туберкулез дәвалап булмый дигән фикер бар, әмма бу дөрес түгел. Әгәр дә ул үз вакытында дәвалана башласа, ул терелә алачак, әмма дәвалану озакка сузылачак. Табибка кабул итүгә килгән һәр кеше елына бер тапкыр флюорографик тикшерү узарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев