«Демография» илкүләм проекты буенча республикадада быел 8,4 мең кеше өстәмә белем алды
Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган – 3 356 кеше.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән. Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган – 3 356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 330 кеше бар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б. керә.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/demografiya-ilkulam-proekty-buenca-tatarstanda-byel-32-men-xatyn-kyz-ostama-belem-aldy-5880888
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев