Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диңгезгә үзең белән нәрсә алырга

Шәһәребездә һәм районда яшәүчеләр җир йөзендәге төрле почмакларга, күрше шәһәрләрдән башлап, чит илдәге дәүләтләргә кадәр баралар. Шулай да, юлга җыеныр алдыннан сорау туа: “Үзең белән нәрсә алырга?”

 (Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары", Ләйлә Ягудина).  Шәһәребездә һәм районда яшәүчеләр җир йөзендәге төрле почмакларга, күрше шәһәрләрдән башлап, чит илдәге дәүләтләргә кадәр баралар. Шулай да, юлга җыеныр алдыннан сорау туа: “Үзең белән нәрсә алырга?”

Кирәкле урынга барып җиткәч, безнең уйга бер фикер килә: “Рюкзакка шорты куярга кирәк булган!” яисә “Кызынганда тәнгә сөртә торган крем алырга ничек онытканмын?”

Кыен хәлдә калмас өчен, берәр җиргә барыр алдыннан үзеңә кирәкле булган әйберләр исемлеген төзү зарур. Мин, мәсәлән, бу хакта ике-өч атна алдан ук уйлый башлыйм.

Җыенганда техниканы (телефон, планшет, ноутбук, зарядка җайланмасы, гарнитура), шәхси гигиена кирәк-яраклары, аяк һәм өс киеме (җиңелчәне, кич белән йөргәндә һәм йөзгәндә кия торганны), баш киеме, аптечка, документлар, аксессуарлар (кояш күзлеге), кояш артык кыздырудан сөртә торган крем, косметик әйберләр, кызык­лы әдәбият һәм туклану ризыкларын исемлеккә кертергә мөмкин. Иң мөһиме – кәеф яхшы булсын, аңардан башка ялны күз алдына да китереп булмый!
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X