Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Диспансеризация ел саен уздырыла

Агымдагы елның 6 маеннан профилактик медицина тикшерүе һәм 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация үткәрүнең яңа тәртибе гамәлдә.

(Тәтеш, 3 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Хәзер диспансеризацияне 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге кешеләр өч елга бер тапкыр үтә, ә 40  яшьтән өлкәннәр – ел саен. Медицина тикшерүе һәм диспансеризация­нең беренче этабы кысаларында,  18дән алып 64 яшькә чаклы ир-атларга һәм хатын-кызларга түбәндәге медицина тикшерүе каралган: сораштыру (анкета тутыру), гәүдә авырлыгын, кан басымын үлчәү, кандагы гомуми холестеринны тикшерү, ач карынга глюкоза күләмен ачыклау. Йөрәк-кан тамыр­ларының чагыштырмача рискын ачыклау (18дән 39 яшькә кадәр), йөрәк-кан тамырларының абсолют куркынычлыгын ачыклау (40тан 64 яшькә кадәр), 2 елга бер тапкыр флюорография, электрокордиография (35тән 64 яшькә кадәр), күзнең басымын үлчәү (40тан 64 яшькә кадәр), тән тиресен, иренне һәм авыз куышлыгын тикшерү, калкансыман бизне, лимфа төеннәрен тикшереп карау, гомуми кан анализы (40тан 64 яшькә кадәр), иммунохимик ысул белән тизәкне яшерен канга тикшерү (40 яшьтән соң 2 елга бер тапкыр), 45 яшьтә эзофагогас­тродуоденоскопия (ЭГДС), терапевт табибында каралу. 
Ир-атлар өчен – канда простат-специфик антигенны ачыклау (45, 50, 55, 60, һәм 64 яшьтә). 39 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен – фельдшер яки акушер-гинеколог табибы тикшерү, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә  – ике елга бер тапкыр сөт бизләренә маммография узу. 
65 яшьтән өлкән гражданнар өчен әлеге исемлек кыскара.  Кан тамырларын абсолют куркынычлыкка тикшерү һәм ЭГДСны билгеләү үткәрелми. Ир-атларга кандагы простат-спе­цифик антигенны ачыклау кирәк түгел. 

Әгәр гражданинга ел дәвамында яки диспансеризация үткән елда флюорография, күкрәк читлеге органнары рентгеног­рафиясе  яки күкрәк читлеге органнарына компьютер томографиясе үткәрелгән икән, үпкә флюорог­рафиясе узарга кирәкми. Профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация үткән вакытта 1 елдан да ким булмаган медицина документлары белән расланган медицина күрсәткечләренең нәтиҗәләре исәпкә алына ала, әгәр авыру билгеләре  һәм синдромнары табылмаган булса. Диспансеризация узуга яшәү урыны буенча мөстәкыйль рәвештә  поликлиникага яки медицина иминияте хезмәткәрләре чакыруы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев