Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасына челтәрдә наркотиклар пропагандалаган өчен җәза проекты кертелде

Федерация Советында әлеге гамәл өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). “Гадел Россия” партиясе депутатлары Дәүләт Думасына интернетта наркотикларны пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проектын кертте. Бу хакта бүген Дума порталында бастырылган документка сылтама белән “Известия” хәбәр итә.

“Безне күптән йомшак куллану куркыныч тенденциясе борчый”, - дигән партия лидеры Сергей Миронов “Гадел Россия” сайтында. Аның сүзләренчә, наркотиклар гына түгел, мондый төрдәге мәгълүматны да катгый рәвештә тыярга кирәк.

Закон проектыннан күренгәнчә, наркотик матдәләрне пропагандалау һәм рекламалау өчен иректән мәхрүм итү дә яный. Әгәр дә бу интернет яки массакүләм мәгълүмат чаралары аша эшләнсә, ул җиде елга кадәр арта, дип яза “Газета.ру”.

Дүшәмбе, 28 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына интернетта наркотикларны пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы законнарга төзәтмәләр кертергә кушты. Челтәрдә наркотиклар куллануга тарту өчен җаваплылык кертергә кирәк, диде дәүләт башлыгы.

Федерация Советында, инициативаны шәрехләп, әлеге гамәл өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196175/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев