Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дуслар җыелган җирдә...

Тәтеш районыннан күп кешелек делегация Изге Болгар җыенында булып кайтты.

(Тәтеш, 30 июль, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Анда баручылар быел берьюлы ике шатлыклы вакыйганың шаһитлары булды дияргә мөмкин. Беренчесе – метеорга утырып Идел киңлекләрен карап хозурлану булса, икенчесе – бер мизгел эчендә Болгарның барлык гүзәллеген күздән кичерү. Моңа ихластан сөенгән райондашлар арасында “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә, өлкән буын да, яшьләр дә, балалар да бар иде. Кайберәүләр гаиләләре белән җыелышып изге җирләрне күреп кайтырга ниятләгән. 

Иделнең салмак дулкыннары өстеннән тирбәлеп барган метеорда һәркем үзенең хис-кичерешләре, тәэсирләре белән уртак­лашты. 

“Халыкка уңайлылык булдырган өчен район башлыгы Рәмис Сафиулловка рәхмәт. Бәйрәмгә теләге булган һәркем бара алды. Шулхәтле җайлы.  Шулай да кайберәүләр үз машиналары белән барырга уйлаганнар. Алардан тыш кына да әле йөз иллеләп кеше җыелгандыр, мөгаен, – диде районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова. – Шундый күңелле итеп аралашып бардык, хәтта янәшәбездәгеләр белән танышып, дуслашып, әңгәмә кордык”.

Тәтешлеләр әйтүенчә, Болгар җиренә аяк бас­кач, биредәге халык агымында күңелне үзенчәлек­ле тойгылар биләп ала. Тирә-юньдә татарча, русча, инглизчә, гарәпчә һәм башка телләрдә сөйләшүчеләрне күзәтеп, Ак мәчет, төрле музейларны, борынгы хәрәбәләрне, манараны, Икмәк музеен сокланып карап йөрдек. 

“Бәйрәмнән ел буена җитәрлек тирән тәэсирләр алып кайттык. Әле тагын Рәмис Хатыйп улы һәм районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллованың иганә ярдәме белән корылган  сый-нигъмәт тулы табындагы ризыклардан райондашларның һәркайсы туклана алды. Алып баручылар шундый ихтирам күрсәтүче игелекле кешеләргә бертавыштан изге теләкләрен әйттеләр. Киләсе елга да барырга язсын. Әле һаман аннан алган якты хатирәләр белән яшибез”, – диде Асия Заһир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев