Реклама
Җәмгыять
Дуслык җиңде
Бу көнне Башчы һәм Сөендек егетләре мәктәп спортзалында волейбол ярышы оештырдылар.
Анда мәктәп укучылары да, урта яшьтәгеләр дә бик теләп катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре көчле затлар хөрмәтенә чәй табыны көйләделәр һәм аларны бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр өләштеләр. Әлеге теләкләргә кушылган җирлек башлыгы Хафиз Измайлов та уенчыларны татлы күчтәнәч - торт белән сыйлады. Бик нык тырышсалар да командалар бер-берсен уздырмадылар, шулай итеп дуслык җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев