“Эколидер” республика конкурсы нәтиҗәләре буенча тәтешлеләр хезмәте билгеләп үтелде
(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
“Эколидер” республика конкурсы нәтиҗәләре буенча тәтешлеләр хезмәте билгеләп үтелде.
Өстәмә белем бирү үзәге педагогы Гүзәл Нигъмәтуллина “Педагогия тәҗрибәсе һәм инициативасы” бәйгесе төркеменең “Өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экология-белем бирү хезмәте өчен” номинациясендә 3нче урын алган өчен Диплом белән бүләкләнде.
Бакырчы авылы җирлеге “Татарстан Республикасындагы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен” номинациясендә өченче урынга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев