Эколидерларны сайлаячаклар
Татарстанда ел саен була торган “Эколидер- 2022” конкурсы башланып китте.
(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Анда оешмалар, журналистлар, уку йортлары һәм битараф булмаган гражданнар катнаша ала, дип искә төшерә ТРның Экология министрлыгы.
Катнашу өчен гаризаны 15 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин, ә декабрьдә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Шулай итеп, оешмалар һәм шәхси эшкуарлар су ресурслары, һава атмосферасы, калдыклар һәм экология иминлеге буенча нәтиҗәле мөнәсәбәт өлкәсендә үз казанышларын тәкъдим итәчәкләр. Шәһәрләрдә яки авыл җирлекләрендә тирә-юнь мохитне саклау турында сөйләячәкләр. Балалар бакчалары, мәктәпләр, югары һәм өстәмә белем бирү оешмалары шулай ук җиңү өчен көрәшәчәкләр. Алар экология белеме өлкәсендәге үзләренең эшләнмәләрен һәм казанышларын тәкъдим итәчәкләр. Иҗтимагый оешмаларга һәм гражданнарга 2 номинация бирелгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары иң яхшы теле-, радиосюжет, электрон яисә басма матбугатлардагы материаллар өчен бүләк ала алачаклар.
Конкурста шулай ук блогерлар һәм ТРның иң яхшы дәүләт инспекторлары арасында эколидер билгеләнәчәк.
Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев