Реклама
Җәмгыять
Экология проблемалары – кешелек проблемалары
(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары Виктория Владимирова белән Алина Маслова экология проблемалары турындагы фикерләрен белдерәләр:
– Җирнең акрынлап бетә баруы – кешелекнең иң зур проблемаларының берсе булып тора. Бу кеше гомере өчен бик җитди куркыныч тудыра, әгәр ул үзе үк инде планетаның барлык ресурсларын сарыф итеп бетерсә, әгәр саф һава һәм су тоташ пычраклана бара икән, ул чакта кеше чын мәгънәсендә юкка чыгачак. Су – яшәеш чыганагы, аңардан башка өч көннән дә артык яшәп булмый. Планетабызның күп өлеше су белән капланган, һәм әгәр без суны пычратабыз икән, үзебезне юкка чыгарабыз дигән сүз. Дөнья океанына ел саен сигез миллион тоннага якын чүп-чар ташланыла.
Планета өчен кеше нәрсә эшли ала? Җиргә ярдәм итү өчен кирәкле барлык техникалар инде эшләнелгән дип уйлыйбыз, нигә планета һаман да шулай ук чирле?
Барысы да шуның белән бәйле, чөнки без уңайлыклардан баш тарта алмыйбыз, һәм моның өчен безне гаепләргә ярамый. Кеше яши һәм аңа җылылык, яктылык, азык-төлек бик мөһим. Ул табигый ресурсларны кулланудан беркайчан да баш тарта алмый.
Ләкин без, кешеләр, мөмкин кадәр әйләнә-тирә мохитне саклауга үзебездән өлеш кертә алабыз.
Беренче карашка күп тапкырлар әйтелсә дә, чүп-чарны махсус чүп савытына илтергә, аны табигатьтә ташлап калдырмаска һәм һич кенә дә суга ыргытмаска кирәк. Хәтта шундый кечкенә генә гамәл дә планета өчен гаять зур әһәмияткә ия, без нәкъ тә шундый акрын адымнар белән булса да Җиребезгә ярдәм итә алабыз. Бу безгә – кешеләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев