Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экология бәйгесендә җиңгәннәр

Олы Тархан урта мәктәбе укучыларына 2021 елның соңгы көннәре онытылмаслык кичерешләр һәм тирән тәэсирләр бүләк иткән.

(Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). Мәктәпнең 8нче һәм 9нчы сыйныфлардагы сигез укучысы – Илшат Әбелханов, Стас Леонтьев, Динә Маштыева, Айгөл Малькова, Әдилә Муллина, Рамилә Минаҗева һәм Камилә Рәхмәтуллина  – “Яшел хыяллар” республика конкурсында җиңүгә ирешкәннәр.

Быел бәйгегә 1038 гариза бирелгән һәм ул “Без чиста Татарстан өчен” дигән темага уздырылган. Республиканың барлык почмакларыннан килгән балалар икенчел чималдан үз куллары белән эшләнмәләр ясаганнар. 

Олы Тархан урта мәктәбе укучылары әлеге ел саен үтә торган конкурста беренче тапкыр катнашканнар. Физика укытучысы Данирә Әбделвәлиева җитәкчелегендәге бер төркем укучылар фонтаннар белән физик тәҗрибәләр турындагы видеоролик төшергәннәр, ә икенчеләре – педагог-оештыручы Фәния Рәхмәтуллина җитәкчелегендә Яңа ел фотозонасы өчен картоннан зур сыннар ясаганнар. Укучыларның эше муниципаль этапта беренче урынны алган һәм республика этабында катнашу өчен җибәрелгән. Балаларга анда да берьюлы ике номинациядә: “Яңа технология” (видеоролик) һәм “Арт-объект”та җиңү яулау насыйп иткән.

– Җиңү безнең өчен көтелмәгәнчә, шулай да бик шатлыклы булды, – дип уртаклаштылар ­укучылар.

– Укучылар үзләренең җитәкчеләре белән бергә 26 декабрьдә Казанга бүләкләү тантанасына чакырылдылар. Чара барышында конкурсның иганәчеләре балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар, – дип сөйләде Фәния Мөхәммәт кызы. – Балалар бик канәгать калдылар. Шунысы сөенечле, балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтә һәм лаеклы бүләкләр алырга мөмкин булган конкурслар бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев