Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел башыннан Россиядә каршеринг автомобильләре катнашында 132 юл һәлакәте булган

Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды, 169 кеше җәрәхәтләнде.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы беренче тапкыр каршеринг автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын исәпләп чыгарган. Ел башыннан бирле шундый 130дан артык һәлакәт булган. Бу хакта ТАССка ведомство матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«2019 елның гыйнварыннан алып май аена кадәр кыска вакытлы арендага алынган транспорт чаралары катнашында 132 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган һәм 169 җәрәхәтләнгән. Шулай ук арендага алынган машина йөртүчеләр катнашында исерек хәлдә тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән алтысы Мәскәүдә», - диделәр Эчке эшләр министрлыгында ТАСС соравына җавап биреп.

Матбугат үзәгендә шулай ук Мәскәүдә каршеринг автомобильләре катнашында 103 юл-транспорт һәлакәте булуын билгеләп үттеләр. Авария нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган һәм 130га якын кеше яраланган.

Элегрәк Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга, шулай ук элек хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләргә каршеринг машиналарын куллануны тыюны кертү мөмкинлеген каравын хәбәр иткән иде.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/23/188586/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев